Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Ак юл сузучы мөгаллимә

Укытучы, остаз, мөгаллимә... Бу сүзләрне ишетүгә, һәркем илаһи көчкә ия, эчкерсез карашлы, бар күңелен балаларга багышлаган изге җанлы укытучысын күз алдына китерә.

Әйе, әти-әнисе кебек, балалар күңелен бары укытучы гына аңлый ала. Әнә шундый киң күңелле, олы җанлы мөгаллимә Фәй­рүзә Шиһабиева үзенең 30 ел гомерен Явлаштау урта мәктәбендә яшь буынга белем һәм тәрбия бирүгә багышлады. Нәни чактан ук кыз җитезлеге һәм җырга-моңга гашыйк булуы белән яшьтәшләреннән аерылып тора. Мәктәптә уку дәверендә үзен бары тик үрнәк яктан гына күрсәтә, класстан тыш эшләрдә башлап йөри. Арча педагогия көллиятендә бик яхшы билгеләренә генә укыган кызны Явлаштау мәктәбенә озынайтылган көн төркеменең җитәкчесе итеп билгелиләр. Шул ук вакытта пионервожатый итеп тә куялар. Аннары Фәйрүзә Нурислам кызы эшен башлангыч сыйныфлар укытучысы булып дәвам итә. Шул чорда үзенең булдыклылыгын күрсәткән кыз сөйгән яры Айрат белән тормыш кора. Эшенә чын күңелдән бирелгән мөгаллимә шушы вакыт эчендә күпме укучыны хәреф танырга, укырга-язарга өйрәтте, нәниләр күңеленә шәфкатьлелек орлык­лары салды.

Рәмзия Хаҗиева,

Явлаштау урта мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Фәйрүзә Шиһабиева