Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Акчабызны кайтардык

Аллаһ Тәгалә бу дөньяда адәм баласын төрлечә сыный: барлык белән дә, юклык белән дә, якыннарың, дусларың, таныш-белешләрең, хәтта бер белмәгән кешеләр белән дә.

Моннан 3 ел элек безнең гаиләгә дә зур сынау килде. Кешеләргә артык ышанучанлыгым аркасында, үзем бик яхшы белгән танышларыма, яхшылык эшлим дип, бик зур суммада акча биреп тордым. Әмма алар әҗәтне кайтарырга ашыкмадылар. Бер ел үтеп, акчаны яхшылык белән алып булмасын аңлагач, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иттем. РФ эчке эшләр министрлыгының Саба муниципальара бүлеге начальнигы Васыйл Исмәгыйлов һәм аның кул астында эшләүче хезмәткәрләр, тикшерүчеләр, оперуполномоченныйлар ярдә­ме белән акчаларыбызны кай­тара алдык. Бу проб­леманы хәл итүдә тикшерү төркеме җитәкчесе Айгөл Хәбибрахманова, тикшерүче Фәридә Әһлиуллина, полиция капитаны Руслан Закиров, шулай ук Теләче районы прокуроры Фаил Хәйруллин, адвокат Илсөя Нигъмәтҗанова, участковыйлар Фәрит Гатауллин, Марс Гасыймуллин, Равил Насыйбуллиннар зур тырышлык куйдылар. Безнең бу борчуыбызга битараф калмаган тагын шундый изге күңелле кешеләр - Явлаштау авылында туган Газинур һәм Васыйл Әхмәтовларга да чиксез хөрмәтебезне белдерәбез. Хәзерге заманда кайбер туганнар арасында ата-анадан мираска калган иске йорт, 2 метр җир өчен дә тавыш-гауга чыга. Безнең шушы яшькә җитеп, мондый туган җанлы кешеләрне күргән юк иде. Бигрәк тә мин үземнең 88 яшьлек әниемнең сезгә елый-елый рәхмәт укыганын, бу рәхимле балаларны исән чагымда догадан калдырмам дигәнен әйтмичә кала алмыйм. Шушы 3 ел эчендә төн йокыларыбызны калдырган, баш өянәкләрен кузгалткан бу хәлләр минем өчен дә киләчәккә зур сабак булды. "Җиде кат үлчә, бер кат кис" дигән мәкальнең бик тә дөрес икәнлегенә төшендем хәзер. Кеше алдалап акча үзләштерүчеләрдән, төрле аферист-мошенниклардан сак булыгыз. Яхшылык белән явызлык янәшә йөри диләр, минем кебек беркатлы була күрмәгез.

Фәния Камалиева.

Теләче районы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев