Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Безгә язалар: «Эшмәкәрме, спекулянтмы?»

Моннан шактый еллар элек товарны арзанга алып кыйбатка сату спекулянтлык дип аталып, моның өчен җәза чарасы да каралган иде.

Моннан шактый  еллар элек товарны арзанга  алып кыйбатка  сату  спекулянтлык дип аталып,  моның өчен җәза  чарасы   да каралган  иде. Әмма бу  кәсеп халыкның яшәеше өчен кирәк булды, шуңа да  тукталмады.  Совет дәүләте таркалу белән, Россиянең Җинаять Кодексыннан спекулянтлыкка кагылышлы маддә дә юкка чыкты. Спекулянтлар яңача – эшмәкәрләр дип атала башлады, бизнеска  үсү мөмкинлеге бирелде. Үткәнгә  борылып  карыйк  әле.  Шулай бервакыт  йомыш белән раймагка  кердем. Хәзер   ул бинаның бер  ягында – аптека, икенче  ягында  хуҗалык товарлары  кибете урнашкан. Күрәм, сатучы Әлфия апа Шәйдуллина  бер абыйга балалар кабартып  уйный торган шарлар санап бирә. Бер чемоданны тутырганнар, икенчесенә салып  яталар. Мин дә ярдәмгә килдем.  Саныйбыз, пакетларга тутырабыз.  Әлфия апа куанычыннан нишләргә  дә  белми. Товар  сатыла бит.  Бермәл  ул аңга  килеп: “Абзый, бу шарлар белән нишлисең соң син?”– дип сорады. Түгәрәк   йөзле  абзый елмаеп тамак  кырды да: ”Сеңлем, мин  бу шарларны синнән берсен 3 тиенгә  алдым бит,  яшәү урыныма кайткач, мин аны 3 сумга сатам. Ә яшәвем Себердә минем”,– дип җаваплады. Шар бозыла торган товар  түгел. Димәк, чемоданнарга тиеннәр булып  салынган шарларның ничек меңнәргә әйләнгәнен  икегә икене  куша белгән кеше тиз  чамалый. Хәзер инде булдырган бу  абзый, молодец, дип әйтергә генә кала.

Мәгъдәнур Гатауллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев