Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Бәләкәч”тә – зур чара

Балалар - юл хәрәкәтендә иң йомшак буыннарның берсе.

Аларның юлларда имгәнүләрен кисәтү максатында мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрендә дә төрле профилактика чаралары күрелә. Сабаның "Бәләкәч" балалар бакчасында уздырылган бәйге моның матур мисалы булды. Чара ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары катнашында үткәрелде.

Оештыручы тәрбиячеләр Айгөл Гаянова, Римма Хөснетдинова кеченәләрне "Юл билгеләре иленә сәяхәт" (уртанчылар) һәм "Юлларыбыз имин булсын" (зурлар төркеме) командаларына туплап тәэсирле сценарий белән чыгыш әзерләгәннәр иде. Балалар юлларда, урамнарда үз-үзләрен тоту күнекмәләрен күрсәттеләр. Чара әкият персонажлары белән баетылган иде. Илшат Хуҗин, Ләйсән Борһанова, Энже Вәлиева Буратино, әби, убырлы карчык рольләрен оста башкардылар. Лилия Абдуллина "Светофор" булды. Эчтәлекле видеоязмалар, киножурналлар чараның эчтәлеген тагын да тулыландырды. Кичәгә район мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлия Нигъмәтҗанова чакырылган иде. "Кагыйдәләрне кечкенәдән күңеленә сеңдергән бала кинәт юлга да йөгереп чыкмас, машина юлында уйнамас, велосипед белән урам уртасыннан да бармас. Әти-әниләрен гомергә онытылмаслык фаҗигагә дучар итмәс. Шулай бит, балалар",- диде ул уеннарга йомгак ясап. (Дәвамын газетадан укый аласыз).

Тимерхан Мөхәммәдияров.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев