Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәрәкәтле гомер...

Адәм баласына фани дөнья гомере бер генә бирелә. Шул гомерне кем ничек үткәрә бит, шунысы әһәмиятле. Тегеләй дә уза гомер, болай да үтә. Иң мөһиме: гомер көзен бәрәкәтле, тыныч гаиләдә каршы алу кирәк. Яңа Мичән авылында туып, Байлар Сабасында яшәүче Гафур абый Галиев бала вакытыннан ук тормыш арбасына җигелгән, ә...

Башкортстан якларына итек басарга чыгучыларга ияреп, йон тетүдән башлый ул хезмәт юлын. "Ул вакытта машиналар юк иде бит, малайлыкта өч ел йон тетеп йөрдем. Әтием тегүче дә, итекче дә, балта остасы да булган. Тик миңа тугыз яшь вакытта үлеп китә, уртанчы малай булсам да, шул көннән тормышның авыр йөге минем җилкәгә төште", - ди ул балачагын искә алып. Узганнарны хәтерләгәндә күңеле нечкәреп, күзләре дә яшьләнә Гафур абыйның. Кырык ике яшендә тол калган әнисе ялгызы гына алты баланы аякка бастыра. Балаларының тамагын тук итәр өчен көнлекче булып та эшли. Әнисенә булышасы килү теләге белән армиягә киткәнче сыерлар көтәргә алына, аннан соң Ереван шәһәрендә өч ел солдат хезмәтен үти. Хезмәт срогы беткәч, акча эшләп тормышын җайлау нияте белән Киселевск шәһәрендәге туганы янына китә. Заводта эшләп йөргән чагында, шәһәргә татар кызлары килгән дигән хәбәр ишетеп, күңеле кузгалып ала егетнең. Чит җирләрдә татар кызлары килгән, дигән хәбәр күктән ишелеп төшкән бәхет яңгыры кебек. Туган яктан еракта татар кызына тартылу көче тагын да нык булган күрәсең, бәлки насыйбына күрә эзләп таба егет бер дә таныш түгел кызны. Эзләве дә бушка китми. Арча кызы, гомерлек яры - Сания апа белән заводның тулай торагында табышалар, танышалар, кавышалар. Тормыш итү, балалар үстерү, киләчәккә булган, якты хыялларын чынга ашыру өчен акчалы һәм төпле эш урыны кирәк. Шундый уйлар белән Можгага кадәр барып җитә. Эшкә кытлык чорында анда да колач җәеп каршы алмыйлар. "Минем бурыч иң беренче әнине йортлы итү иде. Шушы максатымны алга куеп, Сабага килеп кабат эш эзләп карарга булдым", - ди Гафур абый. Саба урта мәктәбенең кычытканлыгында ташландык хәлдә яткан машинаны аякка бастырып, 12 ел шунда эшли. Аннан соң да күп кенә иске техникага яңа сулыш өреп хезмәт куя. Искегә тимә, исең китәр дисәләр дә, чоры шундый - башка чара юк. Булганны саклап, төзәткәләп, әрҗәсен агачтан булса да ясап йөрисе. Әле шул иске машина белән күпме хезмәт башкарасы. Юлларда да бүгенге кебек асфальт ялтырамый. Мәктәпләрне утын, күмер ташып җылыту, укытучыларга утын әзерләү һәм башка эшләр кул көче белән башкарылган вакыт.

Хезмәт юлын 1965 елда Саба урта мәктәбендә башлаган Гафур абыйга әллә ничә директор белән эшләргә туры килә. Һәркайсысы белән уртак тел табып эш итә ул. Үзенең хезмәтен яратып башкаруы, тырышлыгы ярдәм иткән дә инде аңа. Гаиләсендә дә бик ипле, булдыклы ир, ата булып гомер иткән Гафур абый. Гомер юлдашы Сания апа белән биш кыз үстереп, олы тормыш юлына чыгарганнар. Алар да оныклар, оныкчыклар белән куандырган үзләрен.

Хезмәтендә, гаиләсендә генә түгел, үзе яши торган урамда да бик хөрмәткә лаек икән ил агасы. "Безнең урамның бакчачысы ул. Алма төшеннән үстергән алмагачлары да урамга ямь биреп үсеп килә. Урамыбыз матур булсынга, алмагачлыкка әйләнсенгә утыртты. Киңәш сорасаң, төпле фикерен әйтә", - дип күршеләре мактап туя алмый. Ә Гафур абый үзе күршеләрен мактый. Менә бит, гадилек, ихласлык кайда ул?!

"Яшь булып калыр өчен хәрәкәт кирәк. Кышын чаңгыда йөрергә чыгам, берничә ел тимераякка да басып карадым. Быел, Аллаһ Тәгаләгә, шөкер, Рамазан аенда тәравих намазларына да йөрдем", - ди соңгы вакытта җомгаларны калдырмаучы яшь күңелле Гафур абый. Үткәннәргә күз салып, еллар юкка яшәлмәгән, дип әйтә алсаң, күңелгә рәхәт. Әлеге гаилә барысына да хезмәт аша ирешкән, тормышлары да шуңа бәрәкәтле.

З.Сәмигуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев