Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Бәйрәм күңелле үтте

Безнең Юлбат авылында Җиңү бәйрәме һәр елны зурлап билгеләп үтелә.

Быелгы бәйрәм тантанасына тыл һәм хезмәт ветераннары чакырылган иде. Урта мәктәп укучылары концертын Гөлсинә Габделхәева алып барды. Аннары мәдәният йорты директоры Сәрия Мөбарәкҗанова сугыш чорында фронтта һәм тылда халыкның фидакарьлеге турында бик тәэсирле итеп сөйләде. Ул чорда хатын-кызлар тракторга утырып җир сөрделәр, чәчү үткәрделәр. Фатыйма Таҗиева, Гыйлемсара Мифтахова, Тәнзилә Зәйнуллина әнә шундый батыр хатыннар. Техникалар МТСларда тупланган, чиратлашып колхозларда эшлиләр. Урып-җыю чорында катлаулы (сложный) ашлык сугу машинасы белән көн-төн ашлык суктырдылар. Колхозчылар кырда кунып эшләде. Ул чор кызларыннан Нурия Әхәтова, Әлфинур Хаҗива, шөкер, бүген дә безнең арада. Аларның да бәйрәмгә килүе кичәгә тагын да ямь өстәде. Замандашлар белән очрашу - үзе зур шатлык бит ул. Алар шушы авылда туып-үсеп, гомер буе шул туфракта хезмәт куйган кешеләр. Уртаклашыр сүзләре дә, истәлекләре дә байтак.

Ветераннарны районнан килгән кунаклар да, хуҗалык җитәкчесе дә котлады, күчтәнәчләр тапшырды. Без - ветераннар иманлы, юмарт җитәкчеләргә зур рәхмәт белдерәбез. Аларга яңадан-яңа уңышлар, гаилә бәхет, ныклы сәламәтлек телибез.

Сафия Фәләхова,

Юлбат авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев