Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әфганчылар белән очрашу

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы! Ел саен 15 февральдә Олы Кибәче урта...

Тыныч вакытта күпме ватандашларыбызның - әле иңнәре дә ныгып җитмәгән 18-19 яшьлек егетләрнең - моңарчы күрмәгән-белмәгән таулы-ташлы җирдә канлы бәрелешләрдә туган илләренә тугрылыгын сынаган, сугышчан дусларын югалту ачысы йөрәкләрендә мәңге төзәлмәс яра калдырган, күпме аналарның газиз улларын мәңгелеккә тартып алган ул әфган сугышы!

Ел саен 15 февральдә Олы Кибәче урта гомумбелем бирү мәктәбендә кайнар нокталарда үзләренең хәрби бурычларын үтәгән авылдашларыбыз белән очрашу уздырабыз. Олы Кибәче авыл җирлегеннән Әфган җирендә 10 егет хезмәт иткән, ә Чечен Республикасында һәм Дагыстанда 12 авылдашыбыз хәрби-интернациональ бурычын үтәгән. Алар хөрмәтенә уздырылган очрашуны мәктәп директоры Роберт Галиәхмәтов ачып, чыгышында ул егет кешенең армия сафларында хезмәт итүе ныклыкка сынауны үтү икәнлеген белдерде. Укучы егетләребезне дә батыр авылдашлары үрнәгендә тәрбияләнеп, авырлыклар алдында бирешмәүче, үз алдына максат куеп, дөрес юлдан бара белүче ир-егетләр булырга чакырды.

Хәрби хезмәт нигезләре укытучысы Айрат Сафин Әфган сугышы китергән югалтулар турында сөйләде. "Кайнар нокталарда хезмәт иткән авылдашларыбыз туган илләренә тугрылыкларын армия хезмәтендә генә раслап калмадылар. Әфганстанда хез­мәт иткән 7, Чечняда хез­мәт иткән 4 егетебезнең авы­лыбызда төпләнеп, бәхет­ләрен үз җиребездә табуы, шул җирдә хезмәт куюы - аларның туган якка булган мәхәббәтләрен рас­лау­чы тагын бер дәлил", - диде ул. Сугышчы-интернационалистлар солдат хатирәләре белән уртак­лаштылар, армиягә кит­кән көннәрен, бергә хезмәт иткән иптәшләрен искә төшерделәр. Аларның бер­сеннән дә солдат хезмәтеннән зарлану, тормыш авырлыкларына сукрану кебек сүзләр ишетелмәде. Киресенчә, һәр туган көнгә сөенеп, үз авылыбыз, мәктә­бе­без белән горурланып яшәр­гә чакырды алар укучылар­ны.

Очрашу спорт залында Әфганчылар кубогына волейбол ярышы белән дәвам итте. Аз гына өстенлек белән Кубокка югары класс укучылары лаек булды.

Патриотик тәрбия бирү максатыннан уздырылган чара югары сыйныф укучылары өчен чын тормыш дәресе булды.

Г.Измайлова,

тәрбия эшләре буенча

директор урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әфган сугышы