Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ИГЕЛЕКЛЕ КЕШЕЛӘР

Күршеләребез, хәзерге вакытта Сабада яшәүче Мәхтүмә һәм Флюр Шакирҗановлар шушы болганчык елларда Яңа Мичән авылында кечкенә генә шәхси кибет ачканнар иде. Гадәттәгечә, авыл халкының бу яңалыкка карашы төрлечә булды.

Берәүләр көнләште, икенчеләр куанды, битараф калучылар да булды. Әмма күпчелекнең фикере тиз арада уңай якка үзгәрде. Моның сәбәпләре күптөрле. Беренчедән, авыл уртасындагы бердәнбер иске кибеткә язгы-көзге чорларда барып җитү - күп кеше өчен зур проблема. Икенчедән, ул сәүдә ноктасы авылның елга аръягындагы һәм түбән өлешендә яшәүчеләр өчен ерак урнашкан. Өченчедән, товарны сайлап алу мөмкинлеге чикле һәм башкалар. Яңа кибетнең урыны бик уңайлы - ул юл буенда ук урнашкан. Кулланучыларга теләсә кайсы товарны заказ белән кайтарту мөмкинлеге бар, сыйфатына да тел-теш тидерерлек түгел. Иң кирәклесе - икмәк Шәмәрдәннән дә, Сабадан да кайта. Сайлап кына ал. Минем бу кешеләрнең шәхси сыйфатларына да тукталасым килә. Хезмәтем буенча миңа еш кына Сабага чыгып китәргә туры килде. Ул елларда җәй булсынмы, кышмы, очраклы транспортны шактый озак көтеп торырга туры килә иде. Шул вакытларда Шакирҗановларның күрсәткән изгелекләрен һич тә онытасым юк. Алар беркайчан да юлда калдырмадылар, һәрчак үз яннарына сыйдыралар иде. Күршеләребез авылдагы төп йортта яшәүче әниләрен кадер-хөрмәттә яшәтәләр, энеләренең гаиләсенә дә ярдәм итеп торалар. Алга таба да сау-сәламәт булып, юлларда хәвеф-хәтәрсез йөрүләрен һәм авыл халкына игелекле хезмәт күрсәтүләрен теләп калабыз.

Тәгъзимә Сафиуллина.

Яңа Мичән авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев