Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

“Күбәләкләр үлгән кешеләрнең җаннары булып, өйләргә киләләр, рәнҗетмәгез аларны”

Ничек шулай булгандыр, 1 гыйнвар көнне иртән йокыдан торып, утны яндыруга, күзем, тәрәзә өлгесенә кунган күбәләккә төште.

«Кыш уртасында каян чыккан әле ул?» дигән уй баштан йөгереп узды. Канатындагы бизәкләрнең матурлыгына исең-акылың китәрлек, әйтерсең җәйге болындагы барлык чәчәкләрнең матурлыгын үзенә җыйган. Тукта, кайдадыр күргәнем бар иде бит минем мондый матур сурәтләрне. Уйларга бирелеп, ишек яңагына сөялгәнемне сизми дә калганмын. Башта балачагым күз алдымнан үтте. Аннары уйларым үзеннән-үзе Миңгәргә барып тоташты. Әнә әнинең энесе Фәрхулла абый мотоциклына утырган да, каяндыр кайтып килә. Хатыны Афзалниса апа зәңгәр күлмәге өстеннән ап-ак алъяпкыч ябып, җил-җил атлап бозау эчертергә китеп бара. Ә алъяпкычына чигелгән кыр чәчәкләре өйдә очып йөргән күбәләк канатындагы сурәтләр белән тәңгәл килә. Менә кайда күргәнем бар икән бит минем ул сурәтләрне! Тирән уйга бирелгәнмен икән. Хатынымның: "Берәр җирең авыртамы әллә, Данил? Нигә болай сыгылып төштең?"- дигән сүзләрдән сискәнеп киттем. Күбәләкне аңа да күрсәттем. Ә ул нидер әйтергә теләгәндәй талпынып очып китә дә, кабат урынына килеп куна. Келт итеп әбинең әйткәннәре искә төште. "Улым, күбәләкләрне кумагыз, үтермәгез, алар үлгән кешеләрнең җаннары булып, өйләргә килеп йөриләр икән, берүк, рәнҗетмәгез аларны",- дия торган иде. Ул көнне Афзалниса апага берәр нәрсә булмадымы икән, дигән уй тынлык бирмәде. Ә кичен аның вафаты турында хәбәр ирештерделәр.Икенче көнне җир куенына иңдердек үзен. Ул көнне дә күбәләк өй эчендә әйләнде әйләнде дә, ахырда юкка чыкты. Һәрхәлдә бүтән без аны күрмәдек.

Данил Галләмов,

Калатау.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев