Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Кешегә белер-белмәс гаеп тагудан бик сак булырга кирәк»

Без кечкенә чакта, яз җитеп, көннәр җылынгач, көчле ташулар була иде. Олылар да, бала-чагасы да Сатыш күперенә су шаулавын, бозлар акканын карарга җыела...

Егет-кызлар тау менеп, “Наза”лы, “Биш парлы” уйный, ә кечкенәләр яр кырыена чыккан зәңгәрсу боз  суырып  йөри. Узган гасырның 50нче еллары дип хәтерлим, без күрше кызы Мәфрүзә белән Фәрзи абыйлар бакчасына ташу карарга кердек.  Ул миннән 2 яшькә кечерәк. Мәфрүзә, куркыныч турында онытып, яр читендәге сөңге-бозга үрелде. “Алма, ташуга төшәсең!”– дип әйтүем булды – Мәфрүзә ярны ишеп, агып та китте. Калганы истә калмаган, мине бакчадан кеше алып чыккандырмы, үземме – анысын белмим. Ә Мәфрүзәне, биш йорт аралыгы акканнан соң, Хафиз тыкрыгына ташу карарга килүчеләр күреп алган. Кызны башта Сания апа Закирова эләктергән, аннары икесен бергә судан Тимерша абый тартып чыгарган. Шулай итеп, ул могҗиза белән исән калды, салкын тидерүдән башка зыян күрмәде. Казан медицина училищесында укып, Саба хастаханәсенең тудыру бүлегендә эшләде. Әле дә, минем улымны-кызымны Мәфрүзә таптырды, дип әйтүчеләр бар. Хәзер ул Чаллы шәһәрендә яши, Коръән ашларына кайта. 

 Шушы вакыйгага бәйләп, Сатышта элек булган тагын бер хәлне искә төшерим әле. Өлкәннәр сөйләвенчә, авылда берәүнең сарыгы югала һәм малсыз калучының шиге кәкрерәк куллы кешегә төшә. Эш җан кыюга кадәр барып җитә. Гаепсез кеше үләр алдыннан “Нахак, нахак” дип кычкырган диләр. Бераздан сарыкны урлап, суеп ашаучы табыла. Ләкин инде соң була.

Менә шуңа да мин Мәфрүзәне судан коткарып калучыларга бик рәхмәтле булып яшәдем. Әгәр шунда агып киткән булса... Мәдинә төртеп төшергән дип шикләнүчеләр табылачак иде һәм үземнең гаепсезлегемне берничек тә дәлилли алмас идем. Күрәсез, нахакка бәла ягылудан бик аздан гына калганмын. Мин моны үсә төшкәч кенә аңладым. Шуңа күрә кешегә белер-белмәс гаеп тагудан бик сак булырга  кирәк.

Мәдинә Каюмова.

Сатыш.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X