Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КИЛДЕ КӨЗ – ЧЫК ТА ҖИМЕШЛӘРЕН ӨЗ!

Көз - елның мул вакыты. Әйе, бу фасыл тырыш йортларга үзенең сыен мулдан алып килә. Бу көннәрдә Саба кадет интернат-мәктәбендә үзенчәлекле чара - табигать нигъмәтләреннән әзерләнгән күргәзмә оештырылды.

Һәр сыйныф үз эшен тәкъдим итте. Сыйныф җитәкчеләре укучыларның эшен контрольдә тотты, һәр сыйныф тиешенчә әзерләнде. Аеруча 5 сыйныф (җитәкчесе Г.Вәлиәхмәтова), 7 "А" сыйныф (җитәкчесе Л.Гайнуллина), 1 сыйныф (җитәкчесе Ф.Гыйләҗева), 4 сыйныф (җитәкчесе Л.Зиннәтуллина) укучылары бик күп тырышлык куеп әзерләнгәннәр. Мәктәпнең укыту һәм тәрбия эшләре буенча урынбасарлары Ф.Бәширова һәм А.Сабирова укучыларның эшләрен тиешенчә бәяләделәр. Линейкада һәр сыйныф Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Күргәзмә һәрберебездә искиткеч матур тәэсир калдырды. Табигать нигъмәтләренә сокланып, кәефләр күтәрелде, дөнья мәшәкатьләре онытылды. Чыннан да, көз үзенең муллыгы белән тагын да матур!

В.Хәсәнова,

Саба кадет интернат-мәктәбенең

биология укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев