Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

КҮРШЕЛӘРЕМ ӨЧЕН СӨЕНӘМ

Ялгыз кеше сере сыярдай, гозерен тыңлардай кешегә сыена. Шундый күршеләремнең берсе турында язасым килә. Сания белән Раиф Ибраһимовлар бик тату, матур гомер юлы үттеләр. Раифның кулыннан килмәгән эше юк иде.

Сабыр, акыллы, булдыклы булып яшәде. Җәмәгате Сания дә авылыбызның иң уңган, хатын-кызга хас барлык сыйфатларга да ия булган кеше иде. Аш-суга оста, тегүгә дә һәвәслеге булды. Менә шушы парлар быел бер-бер артлы мәңгелеккә китеп бардылар.

Авыл җирендә күршеңнең ничек гомер итүе, нинди балалар үстереп аякка бастыруы, бер-берсенә карата мөнәсәбәте уч төбендәге кебек күренә. Алар өч ул тәрбияләп үстерделәр. Тормыш иткәндә өченче улларының вафатын да кичерергә туры килде үзләренә. Уртанчы уллары Габделхан белән килене Кадрия тәрбиясендә булдылар. Сәламәт чак­ларында үзләре дә гаиләгә булышып, балалары эштә чакта мал-туар карап, тәмле ризыклар әзерләп аларны хөрмәт итеп яшәделәр. Раиф сиксән дүрт яшен тутырып, алты айдан соң, 91 яшендә Сания вафат булды. Өлкән кешенең хәтере югала, төрле чаклар була, балалары эштә чакта кода-кодагыйларны карауда Кадриянең әнисе Әлфия ярдәм итте.

Килен белән каенана бер-берсен хөрмәт итеп гомер кичерде. Кадрия үзе алдынгы савымчы, ире дә фермада эшли. Әби-бабаларының үгет-нәсыйхәте, пешергән догалы ризык­лары да шифа биргәндер, ике уллары да бик игелекле булып үстеләр. Әти-әниләренең хәер-фатыйхасында бу гаиләнең тапкан маллары бәрәкәтле, үстергән балалары игелек­ле булсын диям. Урамыбызда барлык күршеләрем булдыклы, тырыш, аларның матур яшәүләренә сөенәм.

Асия Шаһиева.

Олы Шыңар авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев