Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әниемә тапшырылмаган хат

Исәнме, кадерле әнием! Җибәрелмәгән хатны бүген сиңа салмакчы булам. Ничек хәлләрегез? Авырмыйсызмы? Мин әзерләп калдырган печән малларга җитәме? Күршеләр ничек яшәп яталар?

Әни, мин озакламый кайтырмын. Ә хәзергә  күз алдымнан син сөйләгән барлык истәлекләр үтә. Әле монда  кәбестә, бәрәңге, кишер участокларында  эшләгәндә 10 яшеңнән Парный басуларында Бәдәр җиңги белән урак урганны сөйләгәннәренне искә алдым. Кечкенәдән бик тырыш булгансын. Шуның  өстенә, үзеңә искечә генә укырга туры килсә дә,  халык университетын тәмамлаган кебек белемле идең. Колхоз рәисе дә булып эшләгән  Шәмсурый сеңлеңне дә  еш искә алдың.  Нык булгансыз – алдагы матур киләчәккә ышанып яшәгәнсез! Нык яшьләрне СССРның төрле почмакларына эшкә яллап җыю башлангач, син дә  ил чакыруыннан читтә калмагансың. Шәмәрдән станциясендә вербовщигыгыз акчаларыгызны алып качкач, булачак әтием ярдәмгә килгән. Аллаһ Тәгалә сезне юкка гына кавыштырмагандыр. Берегез матур, икенчегез батыр булган. Гаилә корып, Уралда чуен юлга шпаллар салгансыз, Донбасс шахталарында бергәләп күмер чыгаргансыз. Ул вакытта украин, татар, рус һәм башка милләтләр вәкилләре белән ярдәмләшеп дус, тату яшәгәнсез. Әни, әти сине нык  яраткан. Каты авырый башлагач,  ерак Сахалиннан туган төбәге Сабага алып кайткан. Матрослар: “Хатының терелмәячәк, 40 температура белән ята, балыкларга гына калдыр”,– дисәләр дә, әти сине ташламаган, савыктыра алган. Ләкин кайту куанычы озакка сузылмый, сугыш башлана. Сез шундый авыр елларда да бер-берегезгә терәк булгансыз. Япон сугышы, шахта җәрәхәтләре төзәлеп бетмәсә дә,  әтиебез өч авылга тимерче булып эшләгән.  Син кырдан кайтып  кермәгәнсең, катлаулы молотилка  әйләндергәнсең. “Әтиләр ясап биргән чабата Шәмәрдән станциясеннән икмәк тартып алып төшкәнче таралып,  аяклар канап  бетә иде”,– дип сөйләгәннәрең һаман да колакта янгырый. Сез­нен куллар белән урган ашлыксыз Бөек Җиңү булмас та иде.  Сугыштан сон да сез күп авырлыклар күргәнсез. Ләкин сынмагансыз, сыгылмагансыз. Әни, син үстергән кәбестә, яшелчәләр күргәзмәләрдә урын алган. Әни-әти, сез безне үстерер өчен күп тырышлык куй­дыгыз! Ун бала табып (икесен югалтып) сигезен тәрбияләп, күңел җылысын биреп үстер­дегез. Укытып, аякка бастырдыгыз, фатихагызны биреп 6 кызны тормыш юлына чыгардыгыз. Кияүләрегез дә сезнең белән  горурландылар. Әни, син иң хөрмәткә лаек Герой-аналарның берсе булып  яшисең. Байлар Сабабызның күрке – матур, гадел, пөхтә, чиста, уңган, булган, эш сөючән, хөрмәткә лаек заты – шәхесе. Күп кенә сабалылар сине һаман да хөрмәт итә.
     Әни, синең чисталыгыңа, пөх­тәлегеңә сабалылар соклана иде, халыкнын абруен казандың. Пешергән ашларыңның тәме һаман саклана. Күршеләрне, кергән мосафирларны ризык­ларың белән сыйлый идең. Әти белән  матур, тату тормыш кичердегез. Беркайчан да авыр сүз әйтешкәнегезне ишетмәдек. Бер-берегезне хөрмәт итеп яшәдегез. Дөрес, төрле чаклар булгандыр. Ләкин безгә дөрес тәрбия бирә алгансыз: олыларга олы, кечеләргә кече итеп карый белдек.
Әни, безне назлаган җылы кулларыңның назы, күк зәң­гәрлегедәй матур сөйкемле күзләрең, арыш төсендәге калын толымнарың гел күз алдында. Әтием сиңа тик­мәгә генә гашыйк булмагандыр. Син татар халкының иң матур кызларының берсе булгансыңдыр. Кулыңнан бар эш килә торган әтиемә гомер буе тугрылык сакладың. Гомумән, татар кызлары шундый булырга тиештер.  Әни,  син безгә гел сабырлык теләдең. Ник болай әйтәсең дип аптырый идем. Инде хәзер тормыш давылларына бирешмәс өчен  бирелгән  көч тә әниләрдән килгәнен  аңладым.  Һәрберебезгә әни бер генә.  Безгә, кешеләргә иткән синен изгелекләрең күпләп үзеңә кайтсын. Синең яхшылыгың,  алтын бөртегем, санап бетергесез. Өч кыз үстергән әниләр җәннәткә керә диелгән китапта. Синеке икеләтә артыгырак – Аллаһ Тәгалә үзе биргән сиңа бу зур байлыкны. Без синең белән горурланабыз, күңелләребездә мәңгелек як­ты нур итеп  йөртәбез.
 

Онык-оныкчыкларың, кияүлә­рең, кызларың Миңниса, Рамия, Венера, Суфия, Рузия, Нур­зия исеменнән төпчегең Розалия Мөхәммәдиева.
 29 ноябрь, 1990 ел
 Сарытау-Байлар Сабасы.

 Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев