Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Кайда бара бу дөнья?"

Телевидение һәм радио гел халыкның тормышын яхшырту турында хәбәр итә. Путин белән Медведев та шулкадәр матур сөйли, сөенеп тыңлыйсың. Ләкин чынлыкта гел киресе була бит.

Балалар күбрәк тусын өчен ана капиталы уйлап таптылар. Бу уңай нәтиҗә ясады, балалар туу артты. Шул ук вакытта исерек әниләр, ирсез хатыннар акча өчен бала алып кайта. Кабатлап әйтәм - акча өчен. Аларга бала кирәк түгел бит, чөнки аны үстерәсе дә бар.

Элек балалар киеме зурларныкыннан дүрт тапкыр очсыз иде. Үзем кечкенә гәүдәле булгач, киеп йөрдем, шуңа беләм. Хәзер дүрт тапкыр кыйммәтрәк. Юк кына аяк киемнәре 600-800 сум. Күлмәкләр мең сумнан артык. Балалар бакчасына йөрү икеләтә арта. Яшь парлар фатир "снимать" итеп, очын-очка ялгап яшиләр, үз почмакларын булдыру бик авыр хәзер. Коммунистлар заманында эшкә керсәң, фатирлы була идең. Эшсезлек котырып арта. Эшен табарга була аның, ләкин син эшче түгел, кол хәлендә. Азрак телеңне тыймасаң, чирләсәң иртәгәсен эштән куалар. Иштуганнан Казанга, Чаллыга йөреп эшләүчеләребез бар. Аена 10-15 мең сум хезмәт хакы алалар. Күпмесен юлга түлиләрдер. Җитмәсә, коммуналь түләүләр гел артып тора. Бәяләр котырып күтәрелә. Дүрт җиргә кредит түләүчеләрне беләм, ничек яшәмәк кирәк?! Сабырлыклары озакка барырмы? Кая барсаң да тормыштан зарлану. Аның каравы миллиардерлар арта тора. Нишләп электр, газ, бензинга бәя күтәрелә соң? Газ, нефть запаслары буенча без иң бай ил бит!

Хәлил Мортазин,

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев