Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

СЕЗ ДӘ ХӨРМӘТ ТОЕГЫЗ

Без, Олы Нырты авылының бер төркем өлкән яшьтәге кешеләре август аенда "Кол Шәриф" мәчетенә сәяхәткә бардык. Аллаһ йортын телевизордан карау бер нәрсә, ә менә аны үз күзләрең белән күрү искиткеч.

Мәчеттәге матурлык, андагы нурны сүз белән генә аңлатырлык түгел. Музейга кердек, дини китаплар, матур яулыклар сатып алдык. Залга кереп намаз укучылар да булды. Мәчеттән соң, Идел буена, "Туган авылым"га да бардык.

Бик күңелле яшибез, Аллаһка шөкер. Татарстанның тарихи урынына әйлән­гән Болгарны да барып күрү бәхетенә ирештек. "Болгар" дәүләт тарихи-архитектура музеенда, Ак мәчеттә булдык. "Истәлек билгесе" бинасына куелган дөньядагы иң зур Коръән китабын карадык. Истәлеккә бик күп төрле сувенирлар алып кайттык.

Шундый кызыклы сәяхәтләрне оештырган үзебезнең авыл клубы хезмәткәрләре - Гөлнар Шакирова һәм Рәхимҗан Галимҗановка рәхмәт хисләрен җиткерәбез. Безне сәяхәткә Икшермәдән шофер Айдар Хәмидуллин алып барды. Булса да була икән киң күңелле, сабыр, үз эшенең остасы, дип сокландык аңа карап. Олы яшьтәгеләргә ихтирам, хөрмәт күрсәткән һәммәсенә дә шундый ук хөрмәт тоярга язсын.

Олы Нырты авылы

пенсионерлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X