Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шатланып бетә алмый

Эзмә авылында яшәүче әниебез Зәкиябану Фазлыева Яңа елны яңа йортта каршылады.

Аңа өйне гомер иткән урынында Россия Президентының "Сугыш ветераннары һәм инвалидлары, аларның тол калган хатыннарын уңай яшәү шартлары булган торак белән тәэмин итү турында"гы Указы нигезендә төзеп бирделәр. Әтиебез Нәкыйп Хуҗиәхмәтов сугыш һәм тыл ветераны иде. Ул чор кешеләренең фидакарь хезмәтләре турында язып бетерерлек түгел. Әти белән әниебез дүрт бала үстерделәр. Абыебыз Ринат хуҗалыкның алдынгы механизаторы, күп еллар сабан батыры булды. Сеңлем һәм мин гаилә тормышын авылдан читтә кордык. Шулай да әни янына кайтып, булышып торабыз. Хәзер әнибез тумыштан инвалид баласы белән гомер итә. Яңа йортта аны тәрбияләргә шартлар күпкә уңайлырак, әниебез моңа шатланып бетә алмый. Президентыбызга, район, республика җитәкчеләренә, Эзмә авыл җирлеге башлыгы Рафис Гайфиевка рәхмәтен күңеленнән еш әйтә. Без дә аңа кушылабыз, олыгайган көнендә сугыш ветеранының тол хатыны буларак, аңа игътибар артуына бик сөенәбез, яңа йортта озак гомер итүен телибез.

Гөлсинә Галәвиева,

Васильево бистәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев