Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Шоферлар бакчада тәрбияләнә

Яшәешебезне автомашинадан башка күз алдына китереп булмаганга, балаларны бакчадан ук юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтәбез.

Шушы юнәлештә үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелегенә ирешү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре белән хезмәттәшлек итәбез. Алар балалар өчен юл аркылы чыкканда, велосипедта йөргәндә, юл билгеләрен тану буенча аңлаешлы итеп эшләнгән плакатлар, күрсәтмә материаллар ярдәмендә чыгышлар ясыйлар, өстәл уеннары үткәрелә. Без чараларны тагын да үтемлерәк итү өчен төркемнәрдә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган стендлар булдырдык. Балаларны юл йөрү таләпләренә төрле уеннар аша да өйрәтәбез.

Шушы көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре һәм әти-әниләр катнашында "Зур юлларда сак булыгыз" дип аталган әкити тамаша тәртибендә оештырылды. Кыскасы, зур юлларның хуҗалары булачак киләчәк шоферлары бакчадан әзерләнә.

Фәридә Шәрипова,

"Әллүки" балалар бакчасы тәрбиячесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X