Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

СЫЙНЫФ ҖИТӘКЧЕСЕ ЛӘЙСӘН

Шәмәрдән лицеенда укучыларны җаны-тәне белән яратучы педагог­лар эшли. Араларыннан иң-иңнәре генә сыйныф җитәкчесе вазыйфасын башкара. Ни өчен дисәк, мәшәкате дә күп, җаваплылыгы да зур бу эшнең.

Инде өченче чыгарылыш сыйныфы белән эшләүче укытучы Ләйсән Садыйкованы эшен нәкъ шушы юнәлештә алып баручы дияр идем. Танып-белү эшчәнлеге - ул укучының тирә-юньне өйрәнү сәлә­тен, фикерен, китап укуга омтылышын, кызыксынуын үстерә, белем алу ихтыяҗы булдыра, зыялылык сыйфатлары, фән­ни гыйлем тупларга ярдәм итә. Бу юнәлешне Ләйсән Рәшит кызы Шә­мәрдән китапханәсе хез­мәт­кәрләре белән бергә алып бара. Укучылар белән китапханәдә булу, төрле темага конференция, түгәрәк өстәл, бәхәсләрне бик оста оештыра ул.

Хезмәт эшчәнлеге матди байлык булдыруга, аны саклауга, баету­га юнәлдерелгән. Ул сыйныф­та укучының үз-үзләренә хезмәт күрсәтү, җәмгыятькә файдалы, җитештерүчән эш оештыру аша тормышка ашырыла. Дөньяны хис аша танып белү, матурлыкны тою ихтыяҗын, художестволы фикерләүгә, хис-мөнәсәбәтләр үзен­чәлегенә этәргеч бирү сәләтен үстерү эше дә яхшы куелган бу сыйныфта. Укучыларның бию, җыр, сынлы сәнгать, оркестр түгәрәкләренә йөрүендә сыйныф җи­тәк­чесенең роле зур. Узган уку елында вожатый кон­курсының район этабында шушы класс укучысы Айгөл Нургалиева яклау­чы команда көче белән 3нче урынны яулавында Л.Садыйкованың ярдәме зур булды.

Спорт эшчәнлеге ке­ше­нең көчле, җитез, түземле, кеше гәү­дә­сенең сыгылмалы һәм матур булуына ярдәм итә, сәламәт яшәү рәвеше тәрбияли. Ләйсән Садыйкова үзе дә, укучылары да спорт яраталар. Укучылар спорт тү­гәрәкләрендә, ярыш­ларда актив катнаша һәм приз­лы урыннар яулый. Ел саен "Ягез әле, кызлар!", "Ягез зле, малайлар!" бәйгеләрендә укучылар үз көчләрен сыныйлар.

Ирекле аралашу эш­чәнлеге укучыларның ял итү вакытында га­мәлгә ашырыла. Л.Садыйкованың бу юнәлештә дә үз эш алымнары бар. Укучылар белән Тукай-Кырлайга сәяхәт, Ка­занга экскурсия, төрле һөнәр ияләре белән очрашулар еш була. Ләйсән Рәшитовна янына элекке чыгарылыш укучылары да еш килә. Алар укытучылары белән кай­гы-шатлыкларын уртак­лашалар, киңәш сорыйлар, үз сыйныфларының альбомнарын карыйлар, ис­тәлекләрен яңартып ел­­маялар, укучыларга киңәшләрен бирәләр.

Энҗе Галиуллина,

Шәмәрдән лицее тарих укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X