Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Табигатькә кошлар бәйли

Ниһаять, зарыктырып көткән яз да җитте, канатлы дусларыбызның шат авазлары көннән-көн көчлерәк ишетелә.

Быел Сабабызда ямьле фасылның беренче хәбәрчеләре - кара каргаларны 18 мартта күргән идек. Ник дигәндә, без укучылар белән аларның кайтуларын күзәтеп, көндәлекләргә язып барабыз. Инде шактый мәгълүмат тупланды. "Кошлар көне" дигән материалым "Табигать белеме фәннәреннән белем бирүне яңарту шартларында авыл мәктәбенең үсеш перспективалары" дигән методик ярдәмлеккә дә керде. Быел да Кошлар көнен үзем укыткан VI, VII"в" һәм VII"г" сыйныфларында канатлы дусларыбызга багышланган "Могҗизалар кыры" уены, кроссворд сорауларына җаваплар әзерләү белән үткәрдек. Укучылар кошлар турында кызыклы презентацияләр дә ясаганнар иде. Алтынчы сыйныф укучыларым "Карлыгачлар" дигән төркемгә берләшеп, бишенчеләрнең "Колибри" командасы белән көч сынаштылар һәм җиңеп чыктылар. Без, укытучылар, ике команданың да кошлар турында күп белүләренә шатланып утырдык.

Гомумән, биология дәресләре укучыларның табигать белемнәрен тирәнәйтүне күздә тоткан төрле чаралар белән үрелеп бара. Районда игълан ителгән санитария-экология икеайлыгында яшәгән җиребезнең чисталыгы проблемаларына игътибар тагын да артты. Укучыларны әйләнә-тирә мохиткә игътибарлы, урамнарга чүп ташламый, чисталыкның кадерен белә торган гражданнар итеп үстерәсебез килә.

Р.Мөхәммәдиева,

Саба гимназиясенең биология укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X