Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Төбәк тарихы сагында

Язмам бу көннәрдә 80 яшен тутыручы мәгариф һәм мәдәният ветераны, районыбызның туган якны өйрәнү музеена нигез салучы, оештыручысы, озак еллар аның җитәкчесе дә булган Рәйсә Бәдретдин кызы Сираҗиева турында.

Шушы уңайдан 2007 елның октябрендә республика милли музее инициативасы белән "Борынгылыкны саклаучылар клубы"ның киңәйтелгән утырышы формасында район мәдәният йортында үткәрелгән бик тә күңелгә ятышлы чараны искә төшерәсем килә. Анда әлерәк кенә район музее белән җитәкчелек вазифаларын яшь белгечкә тапшырган Рәйсә апаның күпьеллык иҗади эшчәнлегенә югары бәя бирелде, искиткеч бай алдынгы тәҗрибәсе яктыртылды.

Ул бүген дә район тормышының үзәгендә кайный. Аның Саба тарихына, районда мәгариф, мәдәният үсешенә кагылышлы тирән эчтәлекле чыгышлары җирле радио, газета битләрендә әледән-әле урын ала, яратып-кызыксынып тыңлана, укыла. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, туган як тарихы белән кызыксынучылар, студентлар, югары сыйныф укучылары аның яныннан өзелеп тормый. Ул берсен дә кире бормый, үзенең бай архивыннан барысына да җавап табып бирергә тырыша. Аның күпне күргән сабалылардан алган 200гә якын әңгәмәсе генә дә ни тора. Аларны укыганда XIX гасыр азакларында XX гасыр урталарында авыл хәлләре, күпчелек гаиләләрнең газаплы тормышы, октябрь инкыйлабыннан соңгы үзгәрешләр, сугыш еллары, аннан соңгы авыр чорда район халкының фидакарь хезмәте күз алдына килеп баса. Р.Сираҗиеваның тирәнтен эзләнүләр нәтиҗәсендә язылган мәкаләләрен чын мәгънәсендә фәнни хезмәткә тиңләргә мөмкин. Аларның кайберләр фәнни җыентыкларга да кертелде. Мәсәлән, Россия табигать белемнәре академиясе һәм археология җәмгыятенең Идел-Урал үзәге тарафыннан Мәскәүдә нәшер ителә торган "Древности" дигән саллы җыентыкның 36нчы чыгарылышында "Музей эшендә археологик һәйкәлләрдәен файдалану" дигән, ТР Мәгариф министрлыгы, татар дәүләт гуманитар институты һәм "Археология һәм антропология" бүлегенең Идел-Урал мәркәзе чыгарган "Идел-Урал төбәгенең һәм Татарстан халыкларының тарихы, мәдәнияте һәм телләр үсеше мәсьәләләре" дигән басмага "Сабаның тарихи туган як музее эшчәнлеге" турында күләмле мәкаләләре кертелгән. Бу китаплар белән Рәйсә апаның үзендә танышырга мөмкин. Ул моңарчы матбугат битләрендә басылган район тарихына кагылышлы материалларны хезмәттәше Р.Сөнгатова, журналист Г.Галимуллина булышлыгы, мәдәният бүлеге башлыгы М.Хафизов ярдәме белән 2007 елда "Музейларда тарих эзләре" дип исемләнгән аерым китап итеп чыгару хыялын да тормышка ашырды. (Язманы тулысынча "Саба таңнары" газетыннан укый аласыз).

Х.Хисанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев