Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Туганнар арасын өзмәгез!

Борын заманда яшәгән, ди, ике бертуган. Абый кеше өйләнгән. Хатыны белән күп бала тәрбияләп үстергәннәр. Ә кечкенәсенә гаилә кору насыйп булмаган. Әти-әниләре вафат булгач, мирас буенча калган мөлкәтне алар тигез итеп икегә бүлә.

Һәрберсе аерым йорт, баз сала. Һәр кич ястү намазын укыгач, абыйсы үз базыннан бер капчык ашлык алып, энесенекенә сала икән. “Аллаһ мине гаиләле итте. Акыллы хатын бирде. Сәламәт балалар белән сөендерде. Картаймыш көнемдә ярдәмчеләрем, нәсел дәвамчыларым бар. Энемнең беркеме дә юк. Ашлыгы күбрәк булсын, туганнар ярдәмләшеп яшәргә тиеш”, — дип уйлый бу. Шул ук вакытта энекәше дә һәр иртә сиздерми генә үз базыннан бер капчык ашлыкны абыйсыныкына илтә, ди. “Ялгыз кешегә аз да җитә. Абыемның гаиләсе ишле, балалары күп. Ризык аларга күбрәк кирәк. Мин булганына канәгать, туганнарга булышу — савап”, — дип фикер йөртә. Алар бу игелекле эшләрен яшерен башкарган, гомер буе да бер-берсенә ашлык ташыганнарын белмәгәннәр. 
 
Барына канәгать булып, туганына ярдәм итәргә алынган кешенең байлыгы арта. Болар да гомер буе абыйлы-энеле байлыкта, муллыкта, бәхеттә яшәгән, ди. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: “Гомерегезнең озын, ризыгыгызның киң булуын теләсәгез, әти-әниегезгә итагатьле булыгыз, туганнар арасын өзмәгез”, — ди. 

 

Сәдака бирү — саваплы гамәл. Иң башта аңа ия кешеләрне туганнарыгыз арасыннан эзләгез, ди дин әһелләре. Әгәр бер туганыңның ашарга ризыгы юк икән, башта аны кайгырт.

Туганнарның хәлен белү — зур савап. Хәзер телефоннан, Ватсап аша да хәл белешергә була. Бер-береңне кунакка чакыру да — изге гамәл. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең, туганыңа зыян салсаң, ул бик тиз арада үзеңә кайта, дигән хәдисе бар. Бер-береңнән көнләшмичә, туганлык хисләрен саклап яшәсәк иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев