Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Тукай канатлар иңдерде

Арча районы мәдәният йортында "Милләтемнең кояшы син, и нурлы, моңлы Тукай" исеме астында Габдулла Тукай елын йомгаклауга багышланган иҗат фестивале узды.

Сабалылар фестивальдән зур уңышлар белән кайттылар. Шәмәрдән лицееның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Г. Мулласалихова ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм "Мәгариф" журналының Дипломнары белән бүләкләнде. Югары Симет мәктәбенең IX сыйныф укучысы Г.Шәфигуллина "Тукай - журналист" номинациясендә I дәрәҗәдәге (укытучысы - Ә.Шәфигуллина), Шәмәрдән лицееның VIII сыйныф укучысы Г.Фәхретдинова (укытучысы - Г.Мулласалихова) "Тукай - яраткан шагыйребез. Тукай әкиятләре яхшылыкка, матурлыкка өнди" номинациясендә II дәрәҗәдәге, X сыйныф укучысы А. Идрисова (укытучысы - Р.Сабирова) "Тукай - тәрҗемәче" номинациясендә II дәрәҗәдәге Дипломнарга лаек булдылар.

"Бәйрәмнең икенче өлеше Кушлавыч авылында дәвам итте. Тукаевларның музей-йорты комплексы янәшәсендәге урманнан чыккан Шүрәлене дә, себеркесенә утыртып, балаларны әкият дөньясына алып киткән убырлы карчыкны да, кәҗә белән сарыкны да күрдек. Кыш бабай белән Кар кызы төрле уеннар оештырып, балаларга Яңа ел күчтәнәчләре өләштеләр. Музейда шагыйрь биографиясенә кагылышлы яңа мәгълүматлар белән таныштык. Тукайның рухы яшәгән Кушлавычтан киткәндә, күңелне моңсулык биләде. Фестиваль барышында язучыбыз Галимҗан Гыйльмановның: "Тукай елы төгәлләнмәде, ул әле башлана гына, Тукай һәммәбезнең йөрәк түрендә булырга тиеш",- дигән сүзләре һәр күңелгә үтеп керде. Укучыларыбыз музейда алган тәэсирләр белән канатланып кайттылар.

М. Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X