Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Яңа гармунлы булдык

Иштуган мәдәният йортында халыкны ял иттерү өчен төрле чаралар еш оештырыла.

Концертларны кичәләр, кызыклы очрашулар алыштыра. Мәдәният йорты хезмәткәрләре үз эшләрен яхшы беләләр, дияр идем. Әле шушы көннәрдә генә булган иҗади-хисап концертында да зал тамашачылар белән тулы иде. Өлкәннәр катнашында "Татар фольклоры" һәм "Умырзая" коллективлары да уңышлы чыгыш ясады. "Кич утыру" уенын да артистларча осталык белән башкардылар. Кыскасы, концертка Иштуган авыл җирлеге биләмәсендәге барлык учреждение, Түбәнге склад коллективлары тартылган иде. Мондый чаралар әнә шулай күп кеше катнашуы белән күңелле дә инде. Мин үзем иске генә, Горбачев "бүләк иткән" гармунын белән чыгыш ясадым. Илдә "Коры закон" кертелгән, аракы Казанда гына сатылган заманда алынганга шулай дип йөртәм мин аны. Кыскасы, башкалага баргач, шул "яшел еланга" чират алдым да, универмагка кереп чыгарга булдым. Барсам - шушы гармун тора. Аракыны да онытып, шуны сатып алдым. Шул көннән башлап, аңа "Горбачев гармуны" дип исем дә куштым. Күп еллар хезмәтте итте ул миңа. Инде менә иҗат концертында шул гармуным белән уйнап, сәхнәдән чыгыйм дигәндә генә, яныма район мәдәният бүлеге башлыгы Мидхәт Хафизов менеп, тарихи музыка коралын лаеклы ялга җибәрергә кирәклеген әйтте һәм клубка яңа гармун тапшырды.

Инде монысы концертларда ахыргы катнашуым булыр дисәм, Мидхәт мине гармун белән мәдәният йортына янәдән "бәйләп куйды". Болай булгач, сәхнәдә аның моңнарын кабат яңгыратырмын әле. Кайберәүләр: "Азан әйтеп, намаз укыган кешегә җырлап йөрергә ярамый",- дип тә әйтерләр бәлки. Халыкка хезмәт иткәнемне белеп, Раббыбыз барысын да кичерер, дигән өметтә калам.

Хәлил Мортазин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: garmun