Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Юбилеең белән, мәктәбем!

Башланачак яңа уку елы Юлбат урта мәктәбе коллективы өчен аеруча истәлекле булачак.

Быел авылыбызда башлангыч мәктәп бинасы төзелүгә быел - 80 ел, сигезьеллык (1989 елдан урта мәктәп) мәктәп ачылуга 30 ел тула.

Билгеле, 1932 елга кадәр дә Юлбатта белем биргәннәр. Мәктәп бинасы төзелгәнче 1917 елдан, аерым йортларда балаларны яңача укыту оештырыла башлый. Өлкәннәрнең әйтүенә караганда, авылга килгән беренче укытучы Һарун Гаффаров булган. Ул тумышы белән Олы Шыңар авылыннан. 1924 елда Юлбатка укытырга Тәкәнеш районы (хәзерге Мамадыш районы) Вахит авылыннан Газизә Иманкулова килә. 1932 елда, Төхбәт бай өен күчереп, авылда беренче мәктәп салынгач, бу мәктәптә укытуны да ул башлап җибәрә.

1982 елга кадәр башлангыч мәктәптә Шәмсия Чутаева, Сафия Гаянова, Сәлимә Шляпина, Саҗидә Ракова, Рәшидә Сәгыйтова, Фәния Хаҗиева белем бирә.

1982 елда сигезьеллык мәктәп ачыла. Инде Бу истәлекле вакыйгадан соң да 30 ел вакыт узган. Шушы еллар эчендә Юлбат мәктәбе районның мәгариф системасында үз урынын тапты. 1989 елда урта мәктәп итеп үзгәртелеп, 192 урынга исәпләнгән яңа бинада эшли башлады. Мәктәп директоры Рөстәм Нигъмәтҗанов җитәкчелегендә иҗади эшләүче укытучылар коллективы тупланды. Ныклы белем бирүнең нәтиҗәсе буларак, укучылар фән олимпиадаларында, төрле иҗади бәйгеләрдә югары үрләр яуладылар. Барысы 35 укучы мәктәпне алтын һәм көмеш медальгә тәмамлады, өч укучыбыз фән кандидатлары булдылар.

Укытучыларыбызның намуслы хезмәте дә лаеклы бәяләнде. Венера Хәсән кызы Нигъмәтҗановага "Татарстан мәктәпләренең атказанган укытучысы" дигән исем бирелде. Ике укытучы Халык мәгарифе отличнигы исемен, биш укытучы "Россия Федерациясе мәктәпләренең мактаулы хезмәткәре" күкрәк билгесе алды, өч укытучы министрлыкның Мактау грамотасы бүләкләнде. Бер укытучыбыз "Өстенлекле илкүләм "Мәгариф" проекты" конкурсында җиңеп грант алды һәм "Россия Федерациясенең иң яхшы укытучысы" исеменә лаек булды.

Мәктәбебез бүген дә ышанычлы адымнар белән алга атлый, юбилейларны лаеклы каршыларга әзерләнә.

Илдар Сафин,

тарих укытучысы.

Фотода: 1982 елның 1 сентябрендә Юлбатта сигезьеллык мәктәп ачу тантанасы күренеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев