Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Зурладылар

Әле кайчан гына мәш килеп Яңа ел бәйрәмнәрен каршылап йөргән идек, инде аның беренче ае да узып бара. Бәйрәмнәр шулай килә тора, китә тора, дигәндәй...

Иртә таңнан кичкә кадәр эш белән мәшгуль булган авыл кешесе өчен алары да бик кирәк шул. Безнең авыл мәдәният йортында бер генә бәйрәм дә эзсез узмый. Төрле чаралар, бәйгеләр, спорт ярышлары берсен-берсе алыштырып кына тора. Халык күңелен күрү өчен клуб мөдиребез Фрузилә Шакирова зур тырышлык куя. Яңа ел кичәсен әле һаман да сагынып искә алабыз. Анда Олы Кибәче авылы җирлеге башлыгы Фәкыя Хәсән кызы авылдашларга бик матур теләкләр җиткерде, Яңа елның барыбыз өчен дә уңышлы килүен теләде. Җырлы-биюле тамаша карап, төрле кызыклы уеннар белән халык рәхәтләнеп күңел ачты. Кыш Бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырды. Без-өлкәннәргә күңел булсын өчен күп кирәкмени? Безне шулай зурлаган өчен бу чараны оештыручыларга бик рәхмәтле булып таралыштык кичәдән. Ходай үзләрен дә олыласын.

Шәфыйковлар, Мөбарәкҗановлар, Нуриевлар һәм Шәвәлиевлар гаиләләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Олы Кибәче