Безнең авыл имамы
Мин белем алган, укытучы булып беренче хезмәт елымны башлаган мәктәп урынында хәзерге көндә, манарасындагы аен балкытып, мәчетебез басып тора. Күңелгә якын изге йорт!..
Олыларның сөйләүләренә караганда, безнең Түбән Утар мәчетен Арча ягы Ашыт бае салдырган. Ул 40 ат белән агач тарттырып ташыткан, авыл халкы ярдәмгә килгән. Мәчетне төзеп бетергәч, халыкны аш пешереп сыйлаганнар. Мәчеттә дин сабаклары укытылган. Балаларга Рашат абый Галиевның әти-әнисе белем биргән. Укулар тәмамлангач, имтихан алганнар. Бу көнне әти-әниләрне дә чакырганнар. Биек сәкегә менеп басып, халык алдында “Мөхәммәдия”не көйләп укып күрсәткәннәр.
Мәчет манаралы килеш 1939 елларга кадәр мәктәп булып хезмәт итә. “Түбән Утар авылы мәхәллә мәчете тарихы”нда шундый мәгълүмат тупланган. Мин белем алган, укытучы булып беренче хезмәт елымны башлаган мәктәп урынында хәзерге көндә, манарасындагы аен балкытып, мәчетебез басып тора. Күңелгә якын изге йорт! Әнә болдыры...
”Әссәләмәгаләйкүм вә рахматуллаһу вә бәрәкәтүху!” – дип Аллаһ Тәгаләнең сәләмен җиткерде миңа йомшак тавышлы авылдашым Нәҗип Мәлик улы Кәримов. “Мин 1957 елның апрель аенда икенче бала булып дөньяга килгәнмен. Ул вакытта әби-бабай, әти-әни, абый бар. Балачагым су коенып, җиләк җыеп, печәнгә йөреп үтте. 1964 елда I сыйныфка укырга кердем. Курсабаш мәктәбендә 8 классны тәмамлаганнан соң, “Үрнәк”тә тракторчылар курсында укыдым”, – дип тормышы турында сөйләп китте ул.
Аннан соң язмыш кушуы буенча Казанда, экскаваторчы һөнәрен үзләштерә. 1976 елның май аенда Армия сафларына чакырыла яшь егет. Бурятиядә намуслы хезмәт итеп, кызлар күзе төшәрлек солдат булып, туган авылына кайта. 1981 елдан лаеклы ялга чыкканчы колхозда механизатор булып эшли. Комбайнга да, тракторга да утыра.
1996 ел. Авылда мулла юк. Аптырашка калган халык бу эшкә Нәҗип абыйны үгетли башлый. Бернинди белеме булмавын сәбәп итеп, каршы килә ул. Тагын ялваралар. Нишләсен инде, каршы килә-килә булса да, ахырда ризалаша. 1999 елда, Казанга курсларга китеп, гарәп алфавитын өйрәнә. Намазга да баса. 1999 елның февраленнән имам вазыйфасын башкара ул.
Аянычлы вакыйга да була. Матур гына эшли башлагач, 2002 елның декабрендә ут чыгып, мәчет янып бетә. Бер ел буе Газимулла абый Гыйззәтуллин өендә һәм башлангыч мәктәп бинасында җомга намазларына җыелалар. Ниһаять, 2004 елда кабат яңа мәчет сафка баса. Кукмара мәдрәсәсендә 4 ел укый Нәҗип абый. ”Дипломлы имам булдым инде хәзер, иншаллаһ, шушылай итеп яшәргә язсын”, – ди ул.
“Мәчет эшенең авырлыклары бармы?” – дигән соравыма: “Әйе, бар, хезмәтең булгач, зарланмыйча эшләргә туры килә”, – дип җавап бирде авылдашым. Мәетләр булганда, җеназа укып урнаштырырга, юарга кирәк. Әлбәттә, болар барысы да бик җаваплы хезмәт. Башка үтенечләр дә була, мәсәлән, балага исем кушарга, яшь парларга никах укырга чакырып торалар. Авыл халкы белән бик килешеп эшлиләр. “Үземчә уйлыйм инде мин, иншаллаһ, ошатмасалар, әллә кайчан куган булырлар иде”, – ди Нәҗип абый елмаеп.
Чыннан да, авыл халкы бик тырыш. Күркәм эшләре дә бар икән. Җитлекми туган балаларга бәйләнгән әйберләр кирәк була. Районыбызда эшләп килүче ”Хәят” автоном коммерцияле булмаган оешмадан кешеләр килеп, йон-җепләр калдырып китәләр.Тирә-як авылларны да уздырып, кечкенә генә Түбән Утардан 42 хатын-кыз әлеге изге гамәлдә катнаша: 61 комплектлык җептән 82 данә әйбер бәйли! Иң яшь бәйләүчегә – 25, иң өлкәненә – 81 яшь. Мәчеттә күргәзмә дә оештырыла, катнашучыларны бүләклиләр.
Авылның үткәне белән дә үз кызыксынуы бар Нәҗип абыйның. Мәсәлән, “Ямьле Саба” проекты буенча районыбыз авылларына рейдлар ясала башлагач, әлеге очрашуда Түбән Утарның тарихы белән таныштыруны һәм “Бикә” чишмәсе турында аңлатып сөйләүне дә үз өстенә ала ул.
Нәҗип Мәлик улы гомерлек ярын да туган авылында тапкан. 1985 елда сөйкемле кыз Миннегөлгә өйләнеп, гаилә кора. Ике бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзер инде 4 оныгы бар Нәҗип абыйның. “Аллаһка шөкер, балалар бик тырыш, тәртипле. Әйбәт кенә яшиләр”, – ди ул алар хакында.
Халык җомга намазларына йөри, Рамазан аенда Ифтар ашлары уздырыла. “Менә быел аерым аш бүлмәсе ясап куйдык әле”, – диде Нәҗип абый сүз барышында. Мәүлит аенда бергә җыелулар да гадәткә кергән. Үтемле вәгазьләр тыңлыйлар. Корбан гаетендә авыл башындагы урамнан тәкбир әйтеп, җырлап төшәләр икән. ”1999 елдан бирле шулай эшлибез. Аллаһы Тәгаләне зурлау инде бу. Ураза гаетендә мәчеткә җыелабыз. Элеккеге бабайлар гадәтеннән тайпылырга ярамый, яңалык кертсәң, халык аңламаска да мөмкин бит. Бәйрәм вакытында, кайтучыларны исәпкә алып, 40лап кеше җыелабыз”, – дип сөйләде авылым имамы.
Авылыбыз халкына озак еллар медицина ярдәме күрсәтүче Гөлфия ханымны да мактап телгә алды имам. Ул абыстай да әле. “Бик тәртипле, кешеләрне хөрмәт итә”,– диде имам. Әле авылда актив кызлар да күп икән. “Әйтү белән мәчет җыештырырга да килеп җитәләр, күмәкләшеп юып, сөртеп чыгаралар, Аллаһка шөкер!” – дип мактады Нәҗип абый ихластан. Кыскасы, авыл халкына зур рәхмәтле булуын җиткерде. Нәҗип абыйга хезмәтенең әҗерен күрергә язсын, Аллаһ Тәгалә гаиләсенә исәнлек бирсен.
Сөмбелә Ибраһимова.
Яңа Мичән авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев