Гомер тәгәрмәче алга тәгәри... Яшь барган саен балачакны, яшьлекне искә төшерәсең. Укучыларны барлыйсың. Бүген укучыларым арасында нинди генә һөнәр ияләре юк...
Сүз уңаеннан, мәктәп-гимназияләрдә, лицейларда һөнәри юнәлеш буенча махсус программа эшләнеп, сыйныф сәгатьләре үткәрелә, төрле оешмаларга экскурсияләр оештырыла. Һөнәр ияләре белән очрашу-кичәләр, түгәрәк өстәл артында сөйләшүләр, әлбәттә, укучылар күңелендә урын алыр. Кече яшьтән үк күңелләренә сеңдерү, һөнәр һәм аларның тормыштагы урынын аңлап үсү — заман таләбе.
Бүген сүзем укучым, озак еллар теш табибы булып эшләүче Дәүлиев Айнур Дәүләтнур улы турында булыр.
Саба районының матур табигатьле, Изгеләр чишмәсе, итекчеләре белән дан тоткан Тимершык авылында Дәүләтнур абый белән Оркыя апа гаиләсендә 5 нче бала булып якты дөньяга килә. Балачак, яшүсмер еллары артта кала. Гаиләдә олы бала- абыйсы Газинурның әйтеп килгән теләкләре. Табиб һөнәре турында сөйләгәннәре, күрәсең, эзсез калмыйдыр. Хирург белгечлеге алган Газинур Дәүлиев гомере буена Балтач районы шифаханәсендә баш табиб булып эшли. 40 дистәдән артык стажы булган белгеч бүгенгесе көндә лаеклы ялда.
Әйе, Айнур да абыйсы биргән юнәлеш буенча КБМК — Казан база медицина көллиятенә укырга керә. Теш технигы белгечлеге ала. Эшен Икшермә участок шифаханәсендә башлый. 1997-2000 нче елларда шушы ук көллияттә теш табибына укый. Аны уңышлы тәмамлап, Саба районы Байлар Сабасына теш табибы булып эшкә кайта. 2000 нче елның 14 нче августыннан бүгенгесе көнгә кадәр Саба районы үзәк хастаханәсендә теш табибы булып эшли.
Тәҗрибәле табиб олысына — кечесенә үтә дә игътибарлы, самими елмаю белән хезмәт итә. Гомумән, бу коллективта барысы да — үз эшләренең остасы. Хирург-стоматолог Резеда Муртазина, терапевт-стоматолог Резеда Маликова, Ләйлә Шәмсиева, Гөлнара Сөнгатова, Эльмира Нурахмәтова, ортопед Ләйсән Хәбибрахманова, шәфкать туташлары Чулпан Ханипова, Рәмхия Бадикова, Гөлгенә Шәһвәлиева, теш технигы Фәлия Кәримоваларны, халыкның ышанычын аклап, үз һөнәрләрен яратып башкаручылар дияр идем.
Тешләрең авырта, сызлый башласа, дөнья кайгысы онытыла. Нәкъ менә шунда инде теш табибларын барлыйсың. Үз эшен яратып, табиблыкны кәсеп итеп кенә түгел, ә барлык көчен, энергиясен, күңел җылысын биреп, гомерлек һөнәре итеп сайлаган һәм аңа тугъры булган табиблар, шәфкать туташлары белән очрашу — олы бәхет дияр идем мин. Саба район шифаханәсенең теш бүлегендә эшләүчеләр әнә шундыйлар, игелекле эш башкаручылар, ди халык. Килешәм, язмам герое Айнур Дәүлиев та мәртәбәле шушы коллективта инде 27 нче елын эшли.
Шәхси тормышы да уңышлы аның, башлангычлар сыйныфы мөгаллимәсе Эльмира белән матур гаилә корып, туганнарына, күрше-дусларына таяныч булып гомер итәләр. 3 егет тәрбияләп үстерделәр, олысы Әлфис Сабы кызы Лидия белән инде гаилә корып җибәрде. Рәзиф белән Әнис мәктәптә укыйлар. Шундый матур, игелекле, тырыш гаиләләрне күреп, күңел сөенә. Айнур — минем укучым да бит әле, мин аның немец теле укытучысы. Укытучы өчен укучысы белән горурлану — зур бәхет ул. Исеме җисеменә туры килгәндәй, ай кебек нурлы, якты Айнур Дәүлиев 50 нче көзен каршылый.
Хәлимә Нәҗипова.
Нет комментариев