Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Күңелле сәяхәт

7 май көнендә, район ветераннар советы, бер төркем хезмәт ветераннарына Казан шәһәренең К.Тинчурин театрына сәяхәт оештырды. Безнең бәхеткә, көн дә бик матур булды.

Театр бинасында  безне бик матур итеп каршы алдылар. Җыйнак кына оркестр матур татар халык көйләрен уйнап күңел­ләрне күтәрде.  Театр  “Кияү урлау” дип атала иде”. Исеме сәер булса да, карый торгач серенә төшендек. Ул заманга яраклы пьесса булып чыкты. Рольләрне артистлар бик матур уйнадылар, тамашадан барыбыз да канәгатъ калдык.

Юлда булу, Казанга керү, чыгу вакытында “бөкеләрдә” утырсак та, безнең белән район тормышында зур хезмәт куйган Мәгъсүм Галиуллин, Габид Фәрхетдинов, Камил Га­лимҗанов, Фәезхан Фәйзе­рахманов, Раиф Шиһаби­ев, Әнвәр Гафиятуллин кебек зур тормыш юлы узган кешеләрнең гыйбрәтле сүзләрен тыңлап, юлда булу вакытын сизми дә калдык.

Безнең белән район тормышында зур хезмәт куйган хатын-кызларыбыз да бар иде. Алар да бу сәфәрне бик ошатып кайттылар.

Әлеге сәфәрне оештырган район ветераннар Советы рәисе Фәнил Ильясовка барыбыз исеменнән дә зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

 Габделәхәт Шакиров,

 Сатыш авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев