Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Хыянәтне белеп яшәүдән дә авыры юк икән ул...

Мин биш ел элек иремә икенче хатын булып кияүгә чыктым. Тормышыбыз матур гына башланып китте. Уртак шатлыгыбыз булып улыбыз туды.

Мин биш ел элек иремә икенче хатын булып кияүгә чыктым. Тормышыбыз матур гына башланып китте. Уртак шатлыгыбыз булып улыбыз туды. Башта ирем колхозда эшләде, аннан район үзәгенә бер оешмага шофер булып эшкә урнашты һәм без авылдан район үзәгенә килеп урнаштык. Матур гына яшәгәндә ирем кинәт үзгәрде. Күп вакыт эштән төнге 12дән соң гына кайта башлады. Чылтыратып сорасаң: “Мин Казанда идем әле, кайтып кына киләм, товар бушатасы бар”, – дип әйтә торган иде, яисә: “Машина ватылды, юлда торам” һ.б. шундый сүзләр әйтеп юата иде. Ә мин аны-моны уйламыйча аның кайтуын көтә идем.

Баксаң, ирем хыянәт итеп йөргән икән! Бу турыда телефонында “Ты не мой, а я твоя” язылган “сообщение”дән укып белдем. Моны укыгач, башларым әйләнеп китте. Әлеге номерны язып алдым да, икенче көнне мин моңа чылтыраттым. Шушы көннән соң башланды безнең “бәхетле” тормыш. Көн дә ызгыш, талаш. Кыш көннәре мин бала белән авылга киткәндә, бергәләп безнең өйгә кайтып йөргәннәр. Онытып калдырган әйберләрен таптым. Шуннан беләм. Хәтта ирем аны авылга әниләре янына да алып кайткан. Аларның оятсызлыкларына кайнана-кайната да риза түгел.

Иремнең үзенә дә: “Улым, әйдә сиңа өченче хатын сорарга барыйк”, – диләр. Ул кызның әти-әнисе кая карый икән? Нигә өйләнгән кеше белән”типтереп” йөрергә юл куялар? Ояла да белми, телефоннан чылтыратып, иремне үз янына чакыра. Очрашырга дигәндә нәрсә генә уйлап чыгармый. Телефоннан үземә дә теләсә нинди шакшы сүзләр әйтә. Түзәр хәл калмагач, әнисенә чылтыратып, барысын да сөйләп бирдем. Тик уңай якка гына үзгәрешләр күренми. Аптырагач, иремә: “Мин дә үземә сөяркә табам!” – дим. Бу сүз ошамый тагын үзенә: “Табасың икән, синең белән бер көн дә тормыйм!” – дип җикеренгән була. Ә мин барысына да түзеп яшәргә тиешме? Хыянәтне белеп яшәүдән дә авыры юк икән ул.

Адресым сезнең өчен генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев