Кырбашта – “Питрау”
Безгә язалар.
Узган якшәмбедә Кырбаш авылында “Питрау” бәйрәме үткәрелде. Традиция буенча изге апостоллар Петр һәм Павелны искә алу көне (аны икенче төрле Питрау көне дип атыйлар) билгеләп үтелде. Питрау - керәшеннәрнең иң мөһим йола-бәйрәмнәренең берсе. Ул җәйнең иң уртасына туры килә һәм яңа календарь циклына күчүне аңлата.
Бәйрәм халык җырлары, биюләре белән башланып китте. Балалар һәм өлкәннәр төрле уеннарда катнашты. Авызга йомырка салынган кашык кабып, капчык киеп йөгерделәр, себерке бәйләделәр, пүләндә биеделәр, тылсымлы таякка сүз бирделәр. Кунакларны белен, самавырда кайнаган чәй белән сыйладылар. Катнашучыларны Питрауның иң олы кунагы Зоя Әсәтова бәйрәм белән котлады. Соңыннан яшьләр өчен дискотека үткәрелде.
Надежда Черненко,
Кырбаш клубы мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев