Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безгә язалар

Чишмәләре безнең Сабаның...

Җирем-суым

   Байлар Сабасы табигый  су  чыганакларына шактый бай. Әмәнде чишмәсе авылның көнчыгышына, Сабинка  ярына урнашкан. Янгын чыгып, ул урам янып бетә, бары тик Әмәнде исемле кеше яшәгән нигез генә исән кала. Чишмәгә аның исеме  бирелгән.

 Вахитов урамындагы ерганактан акканы Керкәнәй чишмәсе дип атала (халык телендә Күпер чишмәсе диеп тә, Тараканнар чишмәсе диеп тә йөртелә). Бу чишмә 1900 елда туган Керкәнәй Каюмының бабасы Габдрахман тарафыннан казылган.

Көнчыгыш ярдан агып чыкканы – Бәдеркәй чишмәсе. Килдебәктән Сабага килен булып төшкән Бәд­риҗамал бу урында су акканын күреп ала. Казыгач, чишмә барлыкка килә.

Кәли чишмәсе. Гали Закиров урамында яшәгән Кәрим Әминовның әтисе Әмин, ә аның бабасы Гали исемле булган. Ит сату белән шө­гыльләнгән. Кушаматы белән Кәли дип  йөрткәнннәр. Бу чишмәне алар ка­рап, чистартып, тәртипләп тотканнар.

 Бака чишмәсе(фотода). Хәзерге Совет урамында 42нче йорт урнашкан нигездә Әбелбакый исемле кеше яшәгән. Бу чишмәне шул казыган, аның үзен Бака абый диеп йөрткәннәр.

Ягүр чишмәсе. Элек-электән шулай  аталган. Борынгылар сөйләве буенча Сабаның бер бае атлар дагаларга Егор исемле бер урысны алып килгән һәм ул авылда яшәп калган. Чишмәләрне төзәтә, улакларын яңарта торган булган. Хәтта басма да аның исеме белән йөргән.

  Көнбатыш ярдан көнчыгышка карап агучы чишмә – Келтер чишмәсе дип атала. Шундагы тау өстендә яшәүче Сөләйман Шаһиәхмәтовның бер кушаматы Келтер була, гаделлеге өчен Гадел Шаһи дип тә  йөрткәннәр. Чишмәне ул төзекләндереп карап торган.

 Тагын бер чишмәнең исеме – Пә-Пә. Ник алай, нәрсәне аңлата? 1866 елда туган Газизҗан абыйга бәйле бу исем. Ул бик кызу сөйләшкән, сүзен кешеләр аңламаганнар: “Нәрсә дип әйтте ?” – диеп бер-береннән сораша торган булганнар. “Пә-Пә диеп әйтә” –ди торган булганнар. Чишмәгә шушы кешенең кушамат исеме исем булып тагылып калган.

Хаҗи чишмәсе. Хаҗи хәзерге Совет урамы 16нчы йорт нигезендә яшәгән, бакча башларында чишмәне шул казыган. Кайбер кешеләр бу чишмәне ахырдан төзекләндереп карап тоткан Сөнгатулла Хәлиуллин (милициядә эшләде) исеме белән дә бәйләп, Сөнгатулла, Хәлиулла чишмәсе дип йөртәләр. Минем уемча, чишмәне казып чыгарган кеше Хаҗи.

Сабинка елгасы аннан соң Чокыр чишмәсе урнашкан. Ул Абалаков байдан калып, чокыр рәвешендә булган. Шушы бай бу чишмәне җиренә җиткереп каратып торган.

Чөгендер чишмәсе. Анысы иске зират янәшәсендәге тыкрык турысында ук. Бу тыкрык эчендәге өйдә Хәйрулла бабай яшәгән. Ул картайгач, чишмәне карауны үз өстенә таза гәүдәле, уттай янып торган һәм шул кызыллыгы өчен Чөгендер кушаматы алган Шакир абзый үз өстенә ала. Менә шуннан калган исем.

Изгеләр чишмәсе – Таңсылу. Ул иске зиратның урта бер җирендә диярлек, беркем дә казып чыгармаган. Шулай бервакыт Саба базарына килүче бер әби бу чишмәдә юынып, баш түбәсенә су тамызырга куша. Шуннан риваять буенча ул: “Нинди матур таң, чишмәсе нинди сылу” – дигән имеш. Улы авылларына кайткач: “Әбине Таңсылу чишмәсендә юындырдым, танырсызмы?” – дип сорый. Исем менә шулай кушыла.

Өмә елгасында төньяктан агучы чишмә – “Зөлхәбирә” исемен йөртә. Зөлхәбирә Сабада 1898 елда туган. Бу хатын-кыз йортын шушы чишмә кырыена салмакчы була, ләкин рөхсәт итмиләр. Чишмәне казып чыгарып, тәртипләп тоткан кеше. Шуның исемен йөртә.

Мәктәп урамындагы, хастаханә ягындагы чишмә Сираҗетдин исемен йөртә. Элек ул тирәдә бернинди каралты кура да төзелмәгән, ә басу Сираҗетдин биләмәсе булган. Авыл картлары бу чишмәне шул исем астында белгәннәр.

Нурмый чишмәсе юк инде, анда балчык тутырылды.

Плотинаның теге ягында Әкбәр,  Оркыя һәм Мансур чишмәләре бар (шулай ук казучылар исеме белән йөри).

Муса  Абдуллин.

Байлар Сабасы. 

Редакциядән: башка торак пунктлардагы  чишмәләр турында  мәгълүматны район  сайтында https://saby.tatarstan.ru/sabi-rodnikovoe-ozherele-tatarstana.htm сылтамасы буенча  кереп  алырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев