Намуслы караш үрнәге иде
1970 елда Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлап Саба районара ветеринария лабораториясендә 40 ел намуслы хезмәт куйган Нәзирәбез – Сәгыйть кызы Сираҗиева изге Рамазан аеның 14нче көнендә көчле авырудан соң бакыйлыкка күчте.
2013 елда басылган, "Чал ветеринар кыйссалары" дип аталган китабымнан аңа кагылган өлешен бәян итәм.
...“Алда язып үтелгәнчә, ветсанэкспертиза бүлмәсе аерым бинада урнашкан. Мин килгәнче, ун елдан артык гомерен шунда эшләүгә биргән Нәзирә Сираҗиева анда хуҗабикә. Ул лабораториябез тарихында җуелмас якты эз калдырган шәхес. Башкаларга да үз вазыйфасына карата намуслы караш үрнәге күрсәтеп, кешеләр сәламәтлеге сагында торды. Коллегалары арасында гына түгел, авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләр һәм итен келәймәгә алып килүчеләр алдында ихтирам казанды. Ул бервакытта да үз вазыйфасы кысаларында эшләү белән генә чикләнмәде. Лаборатор эшнең барлык тармакларын үзләштергән универсалга әверелде Нәзирә туташ. Кирәк булса, лаборатория мөдире, серолог, бактериолог, токсиколог булды. Аның күпкырлылыгы коллектив эшчәнлеген тотрыклы итте. Декрет ялына яки чираттагы ялга китүчеләрне, авыручыларны да кыенсынмыйча алыштырып торды. Һәрвакыт яңа хезмәткәрләрнең беренче таянычы һәм киңәшчесе булды. Беренче карашка кырысрак кебек тоелса да, аңа рухи яхшылык, ярдәм итәргә әзер тору һәм тыйнаклык хас иде. Аның белән эшләү миңа да җиңел булды. Шуңа күрә Нәзирә туташка алыштыргысыз таянычым булганы өчен хөрмәтем аеруча зур”.
Шигем юк, аның якты истәлеге хезмәттәшләренең генә түгел, аны белгәннәрнең күңелендә бик озак сакланыр. Нәзирә Сәгыйтовна тыныч йокла, урынның җәннәттә булсын!
Аны белгәннәр исеменнән якыннарының тирән кайгысын уртаклашып Габит Фәрхетдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев