Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Дога кыла-кыла токмач кисәләр...

Шушы көннәрдә искемичәнлеләрнең изге күңелле кешеләре һәм аларның игелекле гамәлләре белән танышып кайттык.

Изгелек  хисләре  авыл халкын бер йодрыкка  туплап, тагын да  берләштергән. Чөнки яше-карты махсус хәрби операциядәгеләргә ярдәм итүне үзләренең изге бурычлары дип санап,  акчалата булышалар, гуманитар ярдәм җыялар, төрле өмәләр үткәрәләр. Хәрби хәрәкәтләр башлануга, егетләребез соравы белән  маскировка челтәрләре үрүгә керешкәннәр. 

“Районда бу эшкә без  иң беренчеләрдән булып тотындык. Әле  Кызыл Мишәдә генә үрә башлаганнар иде. Анда барып өйрәнеп, махсус җайланмалар, станоклар ясап, авыл мәдәният йортында башта  42, узган ел 36 челтәр үреп тапшырдык.  Бу эшләрдә   кырыкка  якын  кеше катнашты.  Ир-атлар тасмаларны  станокта кисеп тордылар.  Өч смена эшләдек. Җәй көне бу эш бераз тукталып торды. Сабадагы штаб белән тыгыз элемтәдә торып, егетләргә иң беренче чиратта нәрсә кирәк – шуның белән ярдәм итәргә тырышабыз”, –дип сөйли әлеге авылның кураторы Рәзилә Мөбарәкшина.

Без килгән көнне мичәнлеләр бердәм төстә  мәдәният йортына токмач кисү өмәсенә җыйналганнар иде. “Камырны йөз илле йомыркадан бастык”, –дип сөйләделәр ягымлы апа-сеңелләр.   Авылның уңган хуҗабикәләре белән беррәттән, ир-егетләр арасында да бу эшкә кулы  ятып торганнарын күреп чын мәгънәсендә сокландык.  Горурланасы урында, үзләре кыенсынып та куйдылар. Биредә дә күмәк эшләргә гаиләләре белән килүчеләр дә күп. Мәсәлән, Хәйруллиннар, Хафизовлар, Шәйдуллиннар, Низамеевлар, Байназаровлар  изге эшкә парлап киләләр икән. Хатын-кызлар зур-зур җәемнәрне  җәеп торсалар, ир-атлар аларны махсус җайланма белән кисәргә уңайлы булсын дип,  киптереп баралар. Икенчеләре нәзек-нәзек җепләр телә тора.

”Бу беренче чиратта солдатларыбыз безнең иминлекне саклап, төрле авырлыклар күргәндә, аларга күпмедер ярдәм итү булса, икенчедән, авылдашлар белән бергәләп, гәпләшә-гәпләшә эшләү, аралашу мөмкинлеге дә. Маскировка челтәрләре дә үрдек, акча җыйнауда да катнашабыз. Бер нәрсәдән дә читтә калырга тырышмыйбыз. Бик бердәм, матур эшлибез”, – диде мәгариф ветераны Равил Шәйдуллин. 

Авылның өлкән кешеләре – сиксән яшьлек Равилә апа Гатауллина, Сәүнәрия апа Нургалиева, Гөлсем апа  Һадиева  да  изге догаларын укып, бөтен күңел җылысын салып  токмач кисәләр.

“Клубта да, өйдә дә кистек токмачларны. Алдагысында  121, аннары 167 йомыркага кискән идек.  Уртак хәсрәт  авыл халкын тагын да берләштерде. Мондый вакытта күмәк көчнең  аеруча  кадере арта. Хатын-кызлар  хуҗалык  ашханәсенә җыйналып 46 килограмм чәк-чәк ясап озаттык. Авыл халкыннан җыйналган 27 мең  акчага  конфет-печеньелардан торган 575 данә  чәй наборы ясадык. Өйләрдә 42 данә ипи алып сохари киптердек. Җәй көне  солдатларга  кипкән ашлар ясау өчен яшелчәләр җыйнауда да авылдашларыбыз бик активлык күрсәттеләр. Күптән түгел генә  37 мең акча җыеп, аңа 71 кием җылы оекбашлар алып җибәрдек. Госпитальләр өчен дә  киемнәр тупладык. Бу эшләрдә кемнәр катнашкан, күпме акча җыйналган – барысын да  язып, теркәп барам. Материал алырга акча җыйналса, яңадан маскировка челтәрләре үрә башлаячакбыз. 12 ноябрь көнне халыктан  акча җыеп  газ баллоннары алырга 5 мең, эчке киемнәргә 3900  сум акча тапшырып кайттым.  Көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз.  Авыл халкыннан, үземнең бакчадан җыеп  ун литрлы алты чиләк кыяр тозладым. Әле   өч литрлы 10  банканы  илтеп тапшырасым бар. Хатын-кызлар белән  оекбашлар бәйләп  тә озаттык.  Күз яшьләрем белән елый-елый   бәйләдем. Шул эшләр белән күңелемә тынычлык алып, юанып йөрим”, –дип сөйли Рәзилә Мөбарәкшина. Юлбат авылында 13 балалы ишле гаиләдә  өченче бала булып туган Рәзилә ханым  Иске Мичәнгә 1988 елда килен булып төшә.  Башта кибетче, 16 ел хат ташучы, 22 ел  сыер савучы булып эшли, быел  октябрь аенда 57 яшен тутырып  лаеклы ялга чыккан. Ире Рәкыйп белән 18 ел гына парлы тормышта яшәргә насыйп була. 2007 елда ире авырып  дөнья куя. 17-16 яшьлек  Радик белән Радил, 9 яшьлек Руслан  әниләренең төп таянычлары булып калалар. Олы  улларын бер үк елны бер-бер артлы армиягә озата әни кеше.  Солдат хезмәтеннән соң  Радик Байлар Сабасында төпләнә. Радил Арчада яшәгәнлектән, махсус хәрби операциягә дә әлеге районнан мобилизацияләнә. Кызганыч, Рәзилә ханымның төпчек улы 27 яшьлек Руслан ике ай элек  авырып бакыйлыкка күчкән. Ярасыннан кан саркып торса да сабыр йөрәкле ана иңнәренә төшкән хәсрәтен башкаларга ярдәм итеп, ил гаме белән яшәп  таратырга тырыша. Аның бертуганнары – Гөлназ– Юлбатта, Рәхинә –Тенекидә, Фәнзия –Туктарда әлеге игелекле эшне башлап йөрүчеләр, ягъни  авыл кураторлары. Гөлназдан башкаларының уллары бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша. Изге күңелле ханымнар илебез иминлеген саклаучы солдатларга гуманитар  ярдәм җыйнауда армый-талмый  хезмәт куялар.  Бүген Рәзилә ханым дүрт онык сөю шатлыгы кичереп, улы Радилнең исән-сау әйләнеп кайтуын көтеп яшәүче аналарның берсе. Сынауларны күп кичерсә дә,  көчле рухын сындырмыйча, зарланмыйча-сыкранмыйча яшәргә өйрәнгән ул.  2023 елда аягын нык  имгәтеп, бүген дә шаукымы  үзен һаман сиздереп торса да, аңа башкаларга игелек эшләү  хисе  көч-дәрт, сырхауларына шифа бирә. “Һәрвакыт туганнарыма таянам. Бүген уникебез исән-сау, Аллаһка шөкер. Барысына да бик рәхмәтлемен. Хәсрәттән сыгылып төшсәң дә, яшәргә көч табарга кирәк”, – ди Рәзилә  Мөбарәкшина.

 

Айзат Гәрәев, Мичән  авыл җирлеге башлыгы:
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар ярдәм әзерләүдә Мичән авыл җирлеге дә үзләреннән лаеклы өлеш кертә. Иминлегебезне саклаучы  ир-атларга  терәк булырга кирәклеген һәркем яхшы аңлый.  Иң мөһиме – егетләребез исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Иң зур теләгебез шул.  Авыл халкы бик тырыш,  бердәм, актив.   Аларга бик зур рәхмәт!  Кызганыч, авылда халык сирәгәя, олыгаюга бара.  Яшьләр бик сирәк кала.  Авылда яшәргә бөтен мөмкинлекләр бар. Махсус хәрби операция тизрәк тәмамланып, Тыныч, имин дөньяда  исән-сау яшәргә язсын!
 

Сабырлардан-сабыр солдат әни­ләре

Бүген Иске Мичән авылыннан  дүрт егет – Радил Мөбарәкшин,  Дилүс Һадиев,  Илнар Низамеев, Алмаз Байназаров мобилизацияләнеп, махсус хәрби операциядә катнаша. Радил – Покровское, Дилүс – Северодонецк, Алмаз – Донецк, Илнар  Херсон юнәлешендә хәрби бурычын үти.  Бер урамда, бер тирәдә генә уйнап үскән егетләргә  илебез тынычлыгын да бергәләп сакларга туры килә. Егетләрнең өчесе нәсел җепләре буенча якын туганнар  да  әле.  Әниләре –Рәзилә, Хәния,  Эльмира, Венира ханымнарның  һәрберсенең язмышы үзенчә булса да, аларны сабырлык берләштерә. Аллаһтан язылган сынау икәнлеген аңлаган хәлдә,  авырлыктан соң җиңеллек киләсенә чын күңелдән ышанып, изге догаларын кыла-кыла улларын көтәләр.

 

“Без дүрт солдат әнисе – барыбыз да бик сабырлар,  бу безгә бирелгән язмыш, без аны  җиңеллек белән үтәргә тиеш. Урамда бергә очрашсак, улларыбызның  хәл-әхвәлен белешүдән башлыйбыз. Алар барысы да үзебезнеке, кайсысы кайтса да, үз улыбыз кайткан шикелле була. Кеше янында елмаеп-көлеп, өйгә кайткач елаган вакытларыбыз да күп. Аллаһы шушы сабырлыкларыбызның әҗе­рен бирәчәгенә чын күңелдән ышанабыз. Улыбыз  Дилүс  матди-техник тәэмин итү ротасында  (РМТО)  хезмәт итә. Төрле  шәһәрләрдә йөреп,  фронтны кирәкле әйберләр белән тәэмин итеп торалар. Улымның хәлен белешкәндә:”Аллаһка шөкер” дигән җавабы  йөрәккә җылы бирә, күңелгә тынычлык иңдерә. Мин шул сүз белән яшим”, – дип сөйли Хәния ханым  Һадиева. 

Аның өчен  сабырлыкның  һәр тамчысы кадерле һәм  бик тә кыйммәтле. Чөнки  тормышында сынаулары күп булган: 15 ел элек  20 яшьлек кызын,  узган ел махсус хәрби операциядә киявен югалткан. Аллаһ язган тәкъдиргә риза булып, башкаларны да сабырлыкка өндәп яши. “Аллаһы Тәгалә дөньялар тынычлануга юлын ачсын да, балаларыбызга кайтырга ирек бирсен”, – диләр  бертавыштан солдат әниләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев