Саба таңнары

Сабинский район

18+
Безнең геройлар

Батыр Ватан сакчылары спортны да яулый

Районыбызда махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасында Татарстан Республикасы Рәисе Кубогына өстәл теннисы буенча ярышлар узды

Россия Президенты Владимир Пу­тин­ның махсус хәрби операциядә катнашучылар белән спорт бәйгеләре оештыру кирәклеге турындагы күрсәтмәсе нигезендә,  республикада “Татарстан Рәи­се Кубогы” расланып, ул июль аенда ук гамәлгә ашырыла башлады. Берничә дисциплинаны үз эченә алачак ярышларның беренче этабы 19 июльдә Әлмәттә йөзү буенча турнир белән башланса, 1 августта  СВО  ветераннарын районыбыз кабул итте.

“Саба–Арена” спорт мәктәбендә узган чарага республиканың 22 районыннан барлыгы 50дән  артык спорт сөюче килде.  Төрле төбәкләрдән җыйналган СВО ветераннарын  барысын да ватанпәрвәрлек хисе белән бергә, спортны ярату  тойгысы да берләштерде.  Яшьләре һәм мөмкинлекләре төрлечә  булса да, дусларча аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм физик активлыкның һәм спортның кеше тормышы өчен никадәр әһәмиятен ассызыклау өчен  районыбыз яхшы мәйданчык булды. Чараны ачу тантанасында  муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов катнашып,  ул барлык махсус хәрби операциядә катнашкан герой-ветераннарга нык ихтыяр,  тыныч тормышта да  көчле рухлы булып, якыннары янәшәсендә тулы канлы тормыш белән яшәүләрен  теләде.  “Ватан сакчылары” дәүләт  фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, ТР спорт министры урынбасары вазифаларын башкаручы Елена Фролова әлеге чараның  әһәмиятенә,  СВО ветераннары өчен ни дәрәҗәдә мөһимлегенә басым ясадылар.

“Бүгенге көндә  дәүләт органнары, җәмгыять, гомумән,  һәрберебез өчен махсус хәрби операциядә   катнашучыларга һәм үз  бурычларын үтәгәндә төрле дәрәҗәдәге  яраланулар  алып  кайтучыларга  ярдәм итү төп мәсьәлә булып тора.   Шушы уңайдан республикада Татарстан Рәисе карары белән  “Ватан сакчылары” фонды оешты. Һәр районда фондның координаторы бар. Ул һәрбер   махсус хәрби операциядә булып кайткан ветеранга адреслы ярдәм күрсәтә. Медицина, психологик, социаль  яктан, эшкә урнашу мәсьәләсе, гомумән, актив тормыш алып бару өчен  без аларга ярдәм итәргә  бурычлы. Илебез тынычлыгы хакына сәламәтлекләрен югалтып, утлы көннәр кичергән батыр сугышчыларыбыз үзләренең авыру-сыктаулары белән җәмгыятьтән читтә түгел,  киресенчә  ныклы игътибар үзәгендә  булырга тиеш. Бүгенге   өстәл теннисы  турниры да  ниндидер нәтиҗә,  җиңү  өчен түгел,  махсус хәрби операциядән кайткан егетләрне аралаштыру, күрештерү, сугышчан туганлыкны ныгыту, тәҗрибә уртаклашу, яңа дуслар табу һәм фикердәшләр арасында вакытны файдалы һәм мавыктыргыч уздыру  максатыннан оештырыла”, – диде үз чыгышында  Гүзәл Удачина.

 Турнирда катнашучылар биш төрле номинациядә көч сынаштылар.  Аларга җиңү рухы өстәп торырга  гаиләләре, якыннары да килгән иде. Күпләренең   физик мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, югары дәрәҗәдәге осталык үрнәкләре, җиңүгә көчле омтылыш  күрсәттеләр.             

Әлеге турнирда районыбызның өч курку белмәс  герой – баһадиры  – Байлар Сабасыннан Азат Габдуллин һәм  Илдус Рәфыйков, Иштуганнан Фларид Мәүлетов   катнашты.  Азатның  өстәл теннисы белән  дуслыгы  Саба аграр көллиятендә укыган елларыннан ук килә.

  “Мин  2019 елда ике елга альтернатив хезмәткә киттем.  Срогым тулгач,  тагын бер елга контракт төзергә булдым. 2023 елның февралендә безне  махсус хәрби операция зонасына  алып киттеләр.  Анда ике атна палаткаларда яшәдек, аннары безнең беренче партия солдатларны   эчкә  алып кереп киттеләр.  Без чикләрне сакладык. Аннары без Харьков юнәлеше буенча кереп киттек. Шунда бер ай дәвамында  Веселое бистәсен сакладык. Безне 1 айдан соң Россиягә чыгарып, контракт вакыты тулучыларны Оренбург өлкәсендәге  Тоцкий-2 бистәсендә урнашкан частька озаттылар. Ике ай дигәндә без кайтып киттек. Частьта  Сабадан 5әү идек, Украинага кергәндә мин  Татарстаннан берүзем генә булдым.  Шуңа минем кушаматым да “Татарин” булып калды. Бүгенге чара без –махсус хәрби операция ветераннары өчен бик әһәмиятле. Аралашабыз, үзебезнең читтә калмаганыбызны, игътибарны  тоябыз”, – ди Азат.

Гаилә башлыгына көч биреп торырга тормыш иптәше  Фәнзилә белән  1яшь тә 6 айлык улы Арслан килгән иде.  Азат Габдуллин  Суд приставларының Федераль  хезмәтендә эшли.

Илдус Рәфыйков бүген балаларын да үзе үрнәгендә ватанпәрвәрлек хисләре  белән тәрбияли,  илнең  лаеклы гражданнары булып үсәргә  өнди. 

“Татарстан Республикасы Рәисенә шушы чаралар өчен бик зур рәхмәт. Турнирга килеп, үзебезнең ветераннар белән аралаша башлауга энергия ташый, ниндидер дәрт-көч биләп ала, рухи куәт арта.  Тәнем тулы  снаряд  кыйпылчыклары булса да,  Ватаным тынычлыгы өчен  үз өлешемне керткәнемә, исән-сау әйләнеп кайтканыма Аллаһы Тәгаләгә мең рәхмәтлемен”, –ди ул.

Илдус Рәфыйков  алга таба  Татарстанның төрле төбәкләрендә узачак  Республика  Рәисе Кубогына сайлап алу турнирларында  катнашу максаты белән яши.  Программага сигез дисциплина – волейбол, утырып волейбол уйнау,  кул көрәштерү, өстәл теннисы, ядрә белән ату, йөзү һәм нарды  уен  төрләре кертелгән. 

Иштуганнан 51 яшьлек Фларид Мәүлетов  та контракт нигезендә илен сакларга баруны үзенең төп бурычы дип саный.

“Мин махсус хәрби операция башланганда Сахалинда контракт нигезендә хезмәт итә идем.  Безне  2022 елның март башында  төнге өчтә тревога белән уяттылар. Минем инде контрактны өзү вакыты килеп җиткән иде. Генерал-майор Глушенковның шәхси әмере белән  сугышчан бурычны үтәргә алындым. Изюм  юнәлеше буенча хезмәт иттек. Каменка бистәсен азат итүдә катнаштык, аннары  икенче бистәне алдык.  2022 елның августында яраланып кайттым”, –дип  сөйли  Фларид.

  Ул да  Татарстанның төрле төбәкләреннән махсус хәрби операция ветераннарын бергә очраштырганнары өчен җитәкчелеккә  бик зур рәхмәтен белдерде.

Спортчы-ветераннар арасында  Норлат районыннан  Сергей Крайнов та бар иде. Батыр сугышчы махсус хәрби операциядә җитди яраланып, аңа бер аягын ампутацияләргә туры килә. Дүрт бала әтисе  туган төбәгенә чын герой булып,  “II дәрәҗә  батырлык өчен” медале белән кайта.

“Мин яңа төрле яшәү рәвешенә бик тиз ияләндем.  Протезда булсам да  спорт белән шөгыльләнүне ташламадым.  «Ватанны саклаучылар» фонды филиалының турнирда катнашу тәкъдимен бик теләп кабул иттем. Миңа мондый чаралар яшәү рухын сүндермәскә, үзеңне җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоярга, кичерешләрдән арынырга ярдәм итә. Без һәрвакыт яшьләр өчен үрнәк булачакбыз”, –ди Сергей.     

  “Ватанны саклаучылар фонды”ның  социаль координаторы Әлфия Мәүлетова әйтүенчә,  бүген районыбызда 17 махсус хәрби операция ветераны исәпләнә. Шулар арасыннан сигезе инвалидлык белән исәптә тора.

“Бүгенге турнирда өчесе ге­нә катнашса,  9 августта  Казанда узачак нарды уеннарында  күбрәк кушылырлар дип уйлыйм. Түбән Камада узачак   кул көрәштерүдә катнашырга теләк белдерүчеләр бар. Алар бик активлар. Алдагы көннәрдә дә нык булып, гаиләләре янәшәсендә матур тормыш итәргә язсын. Аларга төрле яктан ярдәм чаралары күрергә тырышырбыз”, – диде Әлфия Мәүлетова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев