Бүген махсус хәрби операциядә һәлак булган райондашыбыз Сәйдәш Газизовны соңгы юлга озаттылар
Кече сержант Сәйдәш Ревгат улы Газизов махсус хәрби операциягә контракт буенча китә. 2024 елның 19 ноябрендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була.
Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, мәрхүмнең якыннары һәм авылдашлары катнашты.
Бүген районыбызның тагын бер асыл улын соңгы юлга озатабыз. Сәйдәш чын мәгънәсендә батыр егет. Ул безне тыныч тормышта яшәсен дип хәрби хәрәкәткә китте. Ватаны хакына гомерен җәлләмәде. Бу якыннары өчен генә түгел барыбыз өчен дә зур югалту. Безнең бурыч - гаиләсенең, туганнарының кайгыларын җиңеләйтү, һәрдаим ярдәм итеп яшәү. Рәхмәт сиңа, Сәйдәш, авыр туфрагың җиңел булсын”, - диде Рәис Миңнеханов.
Район хәрби комиссары Фәнис Закиров Сәйдәш Газизов һәм башка егетләрнең махсус хәрби операциядә илебез азатлыгын яклап шәһит китүе барыбызның да иминлеген, киләчәген кайгыртуы ул дип бәяләде. Сәйдәш Газизов истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. Соңыннан Сәйдәшнең улы Альберт әтисен соңгы юлга озатырга килгән җитәкчеләргә,туганнарына, райондашларына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
-Әти минем өчен һәрвакыт батырлык үрнәге булды. Ул мине кешелекле булырга, башкаларны санларга, дөрес итеп яшәргә, тотынган эшне җиренә җиткереп башкарырга өйрәтте. Авыр туфрагың җиңел булсын, әти. Кайгыбызны уртаклашканыгыз өчен барыгызга да зур рәхмәт,- диде ул.
Сәйдәш Ревгат улы Саба зиратында җирләнде. Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Ватан өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбызның якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев