Бүген махсус хәрби операциядә вафат булган Килдебәк авылы егете Инсаф Әхмәтшинны соңгы юлга озаттылар
Батырлар үлми, даны сүнми...
Хәрби часть командиры, ефрейтор Инсаф Мансур улы Әхмәтшин (29.09.1988 елгы) хәрби хезмәткә контракт нигезендә китә. Агымдагы елның 12 апрелендә хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак була. Инсафның гаиләсе юк, әти-әнисе Килдебәк авылында яшиләр.
Хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Сергей Котников мәрхүмнең якыннары, дуслары, туганнары катнашты.
Авылдашлары Инсафны җылы сүз белән искә алдылар, аның бик акыллы, намуслы, ярдәмчел булуын билгеләп үттеләр.
Батырлар үлми, даны сүнми диләр. Ватан азатлыгы өчен гомерен кызганмаган батыр якташыбыз Инсаф Әхмәтшинның да якты хатирәсе безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев