Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Дроннар белән идарә итәсең килсә

Һәр сугыш кораллануның яңа төрләрен китереп чыгара. 2025 елның ноябрендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрендә пилотсыз системалар гаскәрләре булдыру турында мәгълүмат барлыкка килде.

 Элек дроннар белән эшләүче подразделениеләр төрле частьлар составында булган. Хәзер яңа формалашкан гаскәрләргә  хезмәткә кабул итү актив  бара. Контракт төзергә теләүчеләр өчен Татарстанда аерым “Кайнар линия”гә – 117 номерына шалтыратып һәм 4нче төймәгә басып, үзләренең контактларын калдыра алалар, аларны алдан таләпләргә туры килгәндә сайлап алу пункты белгеченә тапшырачаклар. Яңа сугышчылар экипажсыз барлык техника белән идарә итәчәк — очу аппаратлары, чылбырлы дроннар һәм пилотсыз катерлар. Компьютер  уеннарын яхшы белгән  яшьләр яңа белгечлеккә җиңелрәк җайлашачак, чөнки аларда вак моторика үсеш алган һәм гадәти интерфейс техниканы үзләштерүне тизләтә.

  Саба һәм Теләче районнары  хәрби  комиссары Фәнис  Закиров  аңлатканча, мондый контракт төгәл билгеле бер срокка төзеләчәк, шул вакыттан соң хәрби хезмәткәр килешүне яңартырга теләк белдермәсә, хезмәттән китәчәк. “Төп критерий – пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хезмәт итүче хәрбиләр башка төрле частьларга күчерелмәячәк. Кызыксындыруның өстенлекле системасы  булдырылган. Агымдагы елның 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүче гражданнарга бер тапкыр бирелә торган түләү 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бу – Россия төбәкләрендә иң зур суммаларның берсе”, – дип өстәде  комиссар. Моннан тыш дошманның хәрби техникасын юк иткән өчен 5 меңнән 500 мең сумга кадәр өстәмә түләүләр каралган. Ә «Himars» (MLRS, MARS) ракета  ату җайланмасын, «Абрамс», «Леопард», «Челленджер» танкларын сафтан  чыгаручыга  1 миллион сум бирелә.

Пилотсыз очкычлар белән идарә итәргә Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай өйрәтәчәкләр.

Кандидатларга гомуми таләпләр түбәндәгеләр: белем (эш стажы) буенча — заказчы тарафыннан белгечләргә карата куелган квалификация таләпләрендә күрсәтелгән дәрәҗәдән түбән түгел.   Сәламәтлек торышы буенча – хәрби хезмәткә яраклылыкның «Б» категориясе. Барлык кандидатлар өчен минималь яшь – 18 яшь, FPV-дрон операторлары өчен максималь яшь – 35, ә башка белгечләр өчен  45 яшьтән өлкән булмаска тиеш. Шул ук вакытта пилотсыз системалар гаскәрләрее сайтында һәр очракның шәхсән тәртиптә каралуы күрсәтелә. Индивидуаль үзенчәлекләргә килгәндә, техник фикерләү, аналитик мөмкинлекләргә һәм системалы уйлау сәләтенә ия булу, югары стрессларга чыдамлылык, стандарт булмаган хәлләрдә оператив рәвештә карар кабул итә белү,  игътибарлылык, күзәтүчәнлек кирәк.

Социаль гарантияләр: сугыш хәрәкәтләре ветераны статусын алу һәм тиешле ташламаларга хокук. Хәрби хезмәт узу чорында эш урыны саклана. Балаларны югары уку йортларына конкурссыз, бюджет нигезендә укырга кабул итү өстенлеге бирелә.

Шулай ук кредит каникуллары бирү, финанс бурычларны түләттерү буенча башкару эшләрен туктатып тору, моннан тыш кредитларны гамәлдән чыгару (әгәр бурычны түләттерү турында суд карары 2024 елның 1 декабренә кадәр чыгарылган булса)  каралган.

Пилотсыз системалар гас­кәрләрендә хезмәт итәргә теләүчеләргә белешмә эзләп әллә кая барасы да юк: турыдан-туры район хәрби  комиссариатына мөрәҗәгать итәргә була. Анда  сезгә барысын  да тулырак  аңлатачаклар.

Ф.Хәмитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев