“Һәммәбезне уртак максат берләштерә”
Ватан чакырган көннән – мобилизация башланып, кулына повестка алганның икенче көнендә –2022 елның 26 сентябрендә махсус хәрби операциягә киткән Олы Кибәче авылы егете Ришат Илшат улы Галиәхмәтов чираттагы ялга кайтты. Хәрби егетнең һәр минуты кадерле булса да, ул редакциягә килеп безнең белән аралашырга да вакыт тапты.
Ришат Галиәхмәтов махсус хәрби операция зонасының Северск юнәлешендә элемтәче булып хезмәт итә. Псков шәһәрендә узган солдат хезмәтен дә элемтәче буларак үти ул. Ул чорда алган бу хәрби күнекмәләр башкача кирәк булыр дип уйлаган булгандырмы, әмма һәрвакыт тәҗрибәгә таяныла. Биш ай элек батыр якташыбызны элемтә взводының бүлек командиры итеп билгелиләр.
“Безгә штормовой группалар һәм алгы сызыктагы егетләрне командование белән элемтәләре булсын өчен кыр буйлап чыбыклар сузу бурычы йөкләнгән. Чөнки иң куркынычсыз элемтә шул санала. Чыбыклар снарядлар, ядрә кыйпылчыклары белән гел өзелеп торалар. Без беренче сигнал белән чыгып йөгерәбез һәм тиз арада ремонт ясыйбыз. Гадәттә бер көндә 17-20 километр араны җәяү йөреп, фронтны элемтә белән тәэмин итәбез. Бу эшне без дүртәү – мин, Арча, Буа һәм Сургуттан килгән егетләр үтибез”, – дип сөйли Ришат.
Бу хезмәтнең никадәр куркыныч һәм җаваплы булуын, экстремаль шартларда тиз арада карар кабул итү мөһимлеген яшерми хәрби.
“Соңгы арада без йөри торган сукмакларга миналар урнаштыра башладылар. Аларның күбесе ераклыктан эшләү сәләтенә ия. Тимер күтәреп килгәнне сизүгә хәрби корал үз эшен эшли. Ике сапер егет башта бер кат ул юлны карап үтә. Алар үткәннән соң төнлә дрон белән яңадан атып чыгалар. Без элемтәче булып кына түгел, бөтен сугышчан хезмәтләрне дә өйрәнеп бетердек. Вазифабызга кермәсә дә, безнең арттан барган сугышчыларга куркыныч янамасын өчен кайбер вакытта мина куелган урыннарны үзебез үк зарарсызландырабыз. Дроннарны очыра торган глушительләр белән дә эшләргә өйрәндек. Чөнки бөтенебезнең дә максат бер”, – ди сугышчы.
Әйе, махсус хәрби операциядәгеләрнең барысын да Ватанга мәхәббәт, дошманга нәфрәт хисе берләштерә. Ришат – илебезнең чын патриоты, ә патриотларның һәр кылган гамәлләре нәкъ тә менә туган җиреңне, якыннарыңны, дусларыңны яратуга корылган була. Ә Ватан өчен утка керә алу — үзе үк геройлыкка тиң.
Ришат махсус хәрби операциянең беренче көнендә үк үз Ватанының сакчысы булуына зур горурлык хисе тойган хәлдә атлый.
“Зур-зур техникага төялеп чикне узып кердек. Арттан танклар бара, бу вакытта йөрәкне ниндидер аңлатып булмаган халәт биләп алды, горурлык хисләре кабынды. Бу тыныч тормышта түгел, яу кырында чынбарлыгы белән сизелә. Үз илең өчен горурлыкның бөек хис икәнлеген мин беренче тапкыр шунда аңладым”, – дип сөйли бүген күкрәген “Сугышчан батырлык өчен” һәм “Махсус хәрби операциядә катнашкан өчен” медальләре бизәүче егет.
Районыбыздан җибәрелгән гуманитар йөкләрнең алар өчен никадәр көтеп алынган ярдәм икәнлеген һәм тыл белән фронт бердәмлегенең нинди зур роль уйнавына Ришат Галиәхмәтов та аерым басым ясый. “Саба, Теләче районнары гуманитар ярдәм белән бик зур өлеш кертәләр. Бездән еш кына ул ярдәмнәрне ала алуыбыз белән кызыксыналар. Барысы да кулыбызга килеп ирешә. Туган якның җылысы сеңгән һәр ризык җиңү дәрте өсти, көч-рух бирә. Киптерелгән ашларны, шифалы үләннәр кушып ясалган чәйләрне бик яратып эчәбез. “Урман” дип язылган суларны егетләргә “Туган ягым – Сабаныкы” дип горурланып өләшәм. Шулай ук күңел җылысы кушып үрелгән маскировка челтәрләре аеруча ярдәмгә килә, ул каршы яктан саклану ролен үти. Ялга кайтуга, Сабадагы һәм Теләчедәге штабка барып биредәге волонтер апаларга үземнең һәм егетләр исеменнән рәхмәт сүзләре җиткердем”, – ди хәрби.
Ришатка быел дүрт елга беренче тапкыр туган көнен әти-әнисе, сеңелләре, якыннары янәшәсендә каршылау насыйп булды. 28 октябрь көнне 29 яшен тутырып, икенче көнне ул иртәдән юлга кузгалды. Хәрби хезмәте элемтә булдыру белән бәйле булгач, аңа әти-әнисе белән хәбәрләшеп тору кыенлык тудырмый. Бик тиздән исән-сау барып урнашуы турында хәбәре дә килер. Яшәү шартларының да төрле позициядә төрлечә икәнлеге аңлашыла. Үзләренә яшәр өчен мөмкин булганча уңайлы шартлар булдырганнар. Әмма еш кына күченеп йөрергә туры килә. Моннан китү белән дә яңа урынга урнашу көтә икән.
Әле махсус хәрби операция тәмамланганнан соң Ришатны тагын да зур эшләр көтә: ике ел укыганнан соң академик ял алып киткән Казан техник университетында белем алуын дәвам итү, кечкенәдән җыр-моңга гашыйк җанын һәм аның иҗатына сусаучыларны яңа җырлар белән тулыландыру һәм иң зуры – гаилә корасы бар. Моның өчен тизрәк Җиңү таңы атсын да,илләребездә тынычлык урнашсын! Бу – һәрберебезнең иң изге теләге!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев