Юл ярып алдан баручылар
Россиядә 21 гыйнварда инженер гаскәрләре көне билгеләп үтелде. Алар күптөрле бурычларны үти һәм саперларны да үз эченә ала.
Шартлаткыч җайланмаларны урнаштыру һәм зарарсызландыру – бик хәтәр эш. Бу хезмәткә хатын-кызларны алмыйлар. Саперлар алгы сызыкка беренче керә һәм алар сугыш беткәч тә кирәк әле. Әйтик, 1941-1945 еллардагы изге яудан соң СССР территориясен 80 миллионнан артык минадан арындыру бик озакка сузыла.
Юлбат авылыннан Инсаф Наил улы Фәләхов та 2022 елның сентябреннән махсус хәрби операциядә сапер буларак катнаша. Узган атнада ул редакциябездә булып китте. Инсаф армиядә дә (Ерак Көнчыгышта) инженер-сапер батальонында понтон ротасында хезмәт иткән. Сабада ягулык салу станциясендә эшләгән һәм Казанда да шөгыле булган.
“Операция 2022 елның февралендә үк башланды. Башта бу безгә кагылмый торган хәл кебек тоелды. Шулай да күңелдә, ничек дип әйтим, ил язмышы белән бәйле уй туган иде. Ватанны саклау – чын ирләр эше бит. Комиссариатка июль аенда ук чакырдылар, августта инде повестка килде. Юлбат авыл җирлегеннән 10га якын ир-егет киттек. Казанда ЭКСПОдан полигонга йөрдек, Фәннур Гомәров белән мине сапер эшенә өйрәттеләр. Башта Сватово юнәлешендә булдык. 2023 елның октябреннән Харьков өлкәсендә алгы сызыкка керә башладык”, – дип сүз башлады Инсаф Фәләхов.
Сапер экстремаль шартларда эшли, аңа ялгышырга ярамый. Ювелирдай төгәл булырга кирәк. Кулларың калтырамасын. Хәтерең начар булса да, детонаторларны зарарсызландыру өчен кирәкле мәгълүматны истә калдыру кыен. Сапер ике тапкыр гына ялгыша. Беренчесе – һөнәр сайлаганда, икенчесе – минаны зарарсызландырганда. Әлбәттә, беренче очрак Инсафка кагылмый. Ни әйтсәң дә, үзе сайлаган язмыш түгел бит.
“Хәзер саперны янына китерми торган “акыллы” миналар бар. Металлны һәм хәрәкәтне ерактан сизә. Бөтен нәрсәне уйлап эш итәргә кирәк. Зарарсызландырырга ике кеше парлап кына йөрибез. Чөнки баш өстендә дроннар умарта корты шикелле оча. Күрсә, артыңнан иярә. Курыкмаска кирәк. Югалып калмыйсың инде. Саперлар чистарткан җирдән штурмга барсалар, аларның гомере өчен син җаваплы буласың. Эвакуациягә дә йөрибез, блиндажлар ясауда катнашабыз. Кушылганны нинди шартларда да эшлисе, боерыкны үтисе. Задание югында, дроннар күзенә чалынмаска тырышасың”, – дип сапер эшенең нечкәлекләрен аңлата Инсаф.
Тыл һәм фронт бердәмлеге турында сүз чыккач, ул тагын да ачылып китте. Районыбыздан җибәрелгән гуманитар йөк – алар өчен көтеп алынган ярдәм. Узган ел яннарына – Луганск өлкәсенең Кременная юнәлеше СВО зонасына район башлыгы Рәис Миңнеханов та килгән. Очрашып, күрешеп, хәлләрне сорашу аларда рух күтәренкелеге тудырган. Эш урыны – “Таиф НК”ның Саба станциясе менеджеры аңа “Булат” детекторы алып биргән. Ул сапер, гомумән, укчы өчен бик кирәкле прибор. Детектор оча торган аппаратны ерактан күреп ала, аның турында тулы мәгълүмат бирә, якынайганын шкалада күрсәтә.
“Менеджер Лилия Хафизовнага, шулай ук Сабадагы штабта киптерелгән ашлар әзерләп җибәрүче апаларга зур рәхмәт әйтәсе килә. Без алгы сызыкка 12шәр километр керәбез. Йөк болай да авыр, ашарга күп алып булмый. Киптерелгән ашлар җиңел, шул коткара. Окоп шәмнәре җибәрүче авылдашым Фидаил абый Хисамиев командасына да рәхмәтлебез. Блиндажларда алар алыштыргысыз яктылык чыганагы”, – ди Инсаф Фәләхов.
“Кок” позывнойлы сугышчы кыска вакытлы ялны гаиләсе янында уздырды. Санаулы көннәр тиз үтә, инде китәр вакыты да җитә. Саубуллашканда 4 һәм 6 яшьлек улларына, гадәттәгечә, “эшкә китәм” диячәк. Шулай түгелмени! Чыннан да, Ватан мәнфәгатьләрен саклау зарурлыгы туа икән, сугыш – ирләр эше. Иң мөһиме, ул җиңеп кайтасына нык ышаныч белән китә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев