Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Контракт буенча хәрби хезмәт

Ватанга хезмәт итү – һәр ир-егетнең изге бурычы

Хәрби комиссариат запастагы гражданнар арасыннан  махсус хәрби операция зонасында хезмәт итәргә контракт  төзергә теләүчеләр белән  даими  эш  алып  бара. Хәзерге  вакытта төп басым егетләрне пилотсыз система гаскәрләренә җәлеп итүгә ясала. Шулай ук һава-десант, коры җир, диңгез пехотасы  подразделениеләрендә, Африка корпусында хезмәт итү буенча да  килешүләр төзү дәвам итә. Татарстанда контрактчыларга акчалата түләүләр 2,9 миллион сумга кадәр арттырылды. Бер мәртәбә бирелә торган финанс ярдәменең яңа кагыйдәләре     2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керде. Әлеге түләү ике өлештән тора: 2,5 миллион сум Татарстан бюджетыннан бүленә, ә 400 меңне Саклану министрлыгы бирә. Контракт буенча хезмәт китүченең банкоматтагы счетына акча командир тарафыннан хәрби хезмәткәрне  частька беркетү турында боерык чыгарылганнан соң күчерелә.  Финанс ярдәменнән тыш, контрактчыларга республика һәм федераль ташламалар, ярдәм һәм тернәкләндерү чаралары гарантияләнә.

 Пилотсыз система гас­кәрләрен сайлаучылар Екатеринбургтагы  Елань уку үзәгендә 4  ай өйрәнү узалар. Шуннан  соң контрактчы­лар белгечләре буенча ачыл­ган мөмкинлекләреннән чы­гып пилотсыз очу аппаратлары операторлары, дроннарны җыючылар булып хезмәт итәчәкләр. Башка төр гас­кәрләрне, Африка корпусын сайлаучыларның сәламәтлеге һәм хәрби тәҗрибәсе дә исәпкә алыначак.

 Татарстанда контракт төзү өчен шартлар яхшы. Башка төбәкләрдән  килеп контракт төзергә теләүчеләрне дә  кабул итәбез. Аларга юл, кунакханәдә тору, туклану  чыгымнары түләнә. Медицина тикшерүе  үтеп, сәламәтлеге буенча яраклы икәне  ачыклангач,  алар хәрби хезмәт  урынына  җибәрелә.

Контракт төзергә телә­үчеләр турыдан-туры хәрби комиссариатка килә  яки дежур  торучыга (8 (843)62 -23241)  шалтыратып белешә алалар. Шуннан соң ул кеше кайчан һәм ничек  килә, Казанга, башка шәһәргә барып  каршы  аласы буламы  – шул хакта  сөйләшү булачак. Татарстанда контрактны ничек имзалау һәм контракт хезмәтен узуга гариза бирү турында тулырак мәгълүматны сайтта (https://heroes-tatarstan.ru) да алырга  мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев