Махсус хәрби операциядә вафат булган райондашыбыз - Олыяз авылыннан Илнур Шәйхуллинны соңгы юлга озаттылар
Мәрхүмнең якыннарының авыр кайгысын уртаклашырга район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов, Федераль салым хезмәтенең республика идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, авылдашлары, дуслары килде.
Илнур Фәнис улы Шәйхуллин (аңа быел декабрь аенда 34 яше туласы булган) махсус хәрби операциягә мобилизация буенча китә. Гранатометчы булып хезмәт итә. 2024 елның 1 июлендә хәрби бурычын үтәгәндә вафат була.
Илнурның Олыяз авылында әнисе яши. Ул әле гаилә корырга өлгермәгән була.
Илнур Фәнис улы гомеренең соңгы минутларына кадәр Ватанына, хәрби антына тугры калды, хезмәт иткән дәвердә үзен кыю, батыр сугышчы итеп танытты. Мәрхүмнең якыннарына күркәм сабырлыклар телибез, батыр раййондашыбызны Аллаһ шәһитләр җөмләсеннән кабул кылып, мәңгелек җәннәте белән сөендерсен!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев