Саба таңнары

Сабинский район

16+
Безнең геройлар

Саба районы хатын-кызлары Бөек Ватан сугышында

Бөек Җиңүгә – 80 ел

Ахыры, башы газетабызның 62, 63, 64, 65, 66нче саннарында

 

ШӘЙХЕЛИСЛАМОВА Зәй­нәп­ Шәй­хелис­лам кызы

1921 елда Сарман районы Сарысаз - Тәкермән авы­­лында туган. 1939 елда Мин­­­зәлә медицина учили­щесын тәмамлаганнан соң Кайбыч районына җи­­­бәрелә. Бөек Ватан су­гы­шы вакытында Яшел Үзән хәрби госпиталендә хез­мәт итә, рядовой. Аннан Саба районы хас­таханәсенә җибәрелә. 1942-1983 елларда шәфкать туташы булып эшли. “Германияне җиңгән өчен” медале бар. 2013 елда вафат була.

 

ШАКИРОВА Разия

1921 елда Саба районында туган (авылы күрсәтелмәгән). Бөек Ватан сугышына 1941 елның 3 августында чакырылган. Сәламәтлек саклау халык комиссариаты учреждениеләренә җибәрелә.

ШӘЙМУЛЛИНА С.

1921 елда Саба районында туган (авылы күрсәтелмәгән). Бөек Ватан сугышына 1941 елның 3 августында җибәрелә. Сәламәтлек саклау халык комиссариаты учреж­де­ниелә­р­е­нә җибәрелә.

 

ШӘЙХУЛЛИНА Зөләйха

1921 елда Миңгәр авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1944 елның 5 июлендә Саба районы хәрби комиссариаты мобилизацияли.

 

ШӘЙХЕТДИНОВА Сара

1916 елда Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 14 октябендә Саба районы хәрби комиссариаты мобилизацияли.

 

ШӘКҮРОВА Мөсәлия

1921 елда Мамалай авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 5 гыйнварында Саба районы хәрби комиссариаты мобилизацияли.

 

ШӘРИПОВА Марзия Шәрип кызы

1920 елгы. Байлар Сабасы авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1944 елның 7 июлендә чакырыла. Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

ШИШКИНА Людмила

1924 елда Мәскәү шә­һәрендә туган. Бөек Ватан сугышына Саба районы хәрби комиссариаты 1943 елның 15 июлендә  мобилизацияли.

 

 

ЯГЪФӘРОВА Галия

1923 елда Яңа Чүриле авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1942 елның 3 гыйнварында алына.

 

ЯГЪФӘРОВА Талия

1918 елда Иске Чүриле авылында туган. Бөек Ватан сугышына 1945 елның 26 апрелендә Саба районы хәрби комиссраиаты мобилизацияли. Рядовой.

 

ЯКУЛИНА (Якунина) У.

1919 (яки 1917) елда Иске Чүриле авылында туган. Армиягә алыну датасы  төрлечә  күрсәтелгән: 1943 елның 9 июле яки 1942  елның 2 июле. Рядовой.      

  

ӘБДРИЕВА Фәйрүзә Гата кызы

1925 елгы. 1990 елларда Кыргызстанның Ош өлкәсеннән Завод-Нырты авылына даими яшәү өчен күчеп килә. РФ гражданины. 2009 елның 8 сентябрендә бирелгән 1536619 номерлы Бөек Ватан сугышы ветераны таныклыгы бар. Сугыштан соң мәктәптә укытучы булып эшли. 2013 елда ва­фат була. Олы Нырты зиратында җир­лән­гән.

 

ЗОЛОТАРЕВА Матрена Алексеевна

1926 елда  Иске Икшермә авылында туган. Саба туган якны өйрәнү музеенда саклана торган Иске Икшермә авыл Советы тарафыннан бирелгән Бөек Ватан сугышында катнашучылар исемлегендә аның фамилиясе дә бар. "Халык хәтере" сайтында туу урыны башкача күрсәтелгән. Бу торак пунктта Золотаревлар яшәгән.

Мидхәт Хәсәнов,

Саба музее белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев