Шәмәрдәндә махсус хәрби операциядә вафат булган тагын бер райондашыбыз Александр Абросимов белән хушлаштылар
Батырлар даны мәңгелек
Александр Сафронович (17.11.1963 елгы) хәрби хезмәткә контракт буенча алына. 9 гыйнвар көнне хәрби бурычын үтәгән вакытта вафат була. Өйләнмәгән. Шәмәрдәндә бертуган апасы, абыйсы, тагын ике апасы Балтач районында, Түбән Кама шәһәрендә яшиләр.
Батырларча һәлак булган райондашыбыз белән хушлашу мәрасимендә Саба муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов, федераль салым хезмәтенең Татарстан идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, хәрби комиссар Фәнис Закиров, дин әһелләре, мәрхүмнең якыннары, туганнары һәм Шәмәрдән халкы катнашты.
Александр Абросимов Шәмәрдән зиратына җирләнде. Авылдашлары хәтерендә ул кыю, намуслы, хезмәт сөючән ир-егет булып истә калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев