Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Әтием үткән юл

Бөек Җиңүгә - 80 ел

  Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан Югары Симет авылында туып үскән Әһли Шәеховның Сталинград һәм Курск фронтларындагы каһарманлыгы турында язган идем. Әмма сугыш әтием өчен моның белән генә бетми. Алда әле аны күп бәрелешләр көтә. Курск операциясеннән соң командование 94нче гвардия укчы дивизиясенең 283нче полкына яңа бурычлар куя. Сержант Шәехов шул полкта орудие расчеты командиры була. 1943 елның 17 сентябрендә Харьков өлкәсе тулысынча азат ителә. Полтава өчен артиллерия әзерлеге башлана. Укчы полк батальоннары снарядлардан блиндажларда яшеренгән немецларга һөҗүм итә. Гвардиячеләр икенче траншеяга да бәреп керәләр. Дошманның бер төзек батареясы (бу 6 орудие дигән сүз) кулга төшерелә.

 Ел ахырында Ингул елгасы буенда авыр сугышлар алып барганда 94нчы дивизия чолганышта кала. Дошманның һөҗүменә көне буе каршы торалар. Чолганыштан бер техниканы һәм шәхси составны югалтмыйча чыгалар. Өлкән сержант Шәехов “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. 1944 елның гыйнварында Кировоград азат ителә. Әти Корсуньский-Шевченко операциясендә дә катнаша. Чолганышка калган 18 мең немец солдаты әсирлеккә төшә. Мәскәү 2нче Украина фронты хөрмәтенә салют бирә. Әһли Шәеховка Башкомандующийның Рәх­мәте белдерелә.

1944 елның апрель башында 94нче дивизия Ракулешты авылы янында Днестр елгасына чыга, Бельцы шәһәре азат ителә. Молдовиянең башкаласы Кишиневны алу өчен сугышлар башланып китә. Әһли Шәехов 1944 елның 17 августында дошман снаряды ярчыгыннан каты яралана. Тиз генә төзәлмәслек җәрәхәт була ул. Госпитальдә озак дәваланганнан соң 1945 елның 27 февралендә туган авылына кайта. Арча хәрби комиссариаты каршындагы комиссия аны хәрби хезмәткә яраксыз дип таба һәм учеттан төшерә. Беренче төркем инвалидлык бирелә. Ә ул хезмәт иткән укчы полк сугышчан юлын дәвам итеп, Берлинны алуда катнаша. Бу полк 1992 елга кадәр Германиядәге (ГДР) совет гаскәрләре группасы составында Хагенов шәһәрендә торды. Тарих кырыс. Оештырылуына 50 ел тулган вакытта 1993 елда әлеге легендар полк СССРның Югары Советы бинасына атышларда тупларын үз халкына каршы юнәлдерде.

Бу дивизиядә мин 1974-1978 елларда сержант, танк экипажы командиры, аннары ремонт ротасында техник прапорщик булып хезмәт иттем. 1981 елда Алма-Атада Советлар Союзы маршалы И.Конев исемендәге югары гомум гаскәр команда училищесын тәмамладым. 1999 елда подполковник дәрәҗәсендә запаска чыктым. Бу дивизия миңа бик кадерле.

Фидаил Шәехов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев