Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

“Бөек Җиңүгә һәрберебезнең өлеше керде”

Районыбызда сугыш чорында авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә күтәргән 109 ветеран яши

Узган атнада Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан тыл хезмәтчәннәренә һәм  Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннарына Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән бүләкләр һәм котлау открыткалары тапшырылды.  Юлбат һәм Түбән Шытсу авыл җирлекләрендә яшәүче тугыз  ветеранны хөрмәтләү чарасында район мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин һәм Юлбат, Түбән Шытсу авыл җирлекләре башлыклары Талип Шәмсиев, Булат Мәүлетов  катнашты.  

Тыл ветераннарының  барысын да сугыш чорындагы тиңдәшсез батырлык  үрнәге берләштерә. Бөек Җиңү көнен якынайтуда алны-ялны белми эшләгән, олы тормыш юлы үткән тыл ветераннарын хөрмәтләү һәммәбезнең изге бурычы.   

“Сезне Республика Рәисе, район башлыгы исеменнән котлап килдек. Сугыш чорындагы тырыш хезмәтегез,  Җиңүне якынайту өчен бөтен көчегезне  бирүегез өчен сезгә бик зур рәхмәт. Әле озак еллар сезнең белән күрешергә насыйп булсын”, – диде Рөстәм Заһидуллин Юлбатта яшәүче Рәшидә Сәгыйтовага Котлау хаты тапшырып.  Үзенең 45 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган  Рәшидә Сәгыйть кызы сугышның бар михнәтләрен үз җилкәсендә татыган. Әтисен, яше олы булу сәбәпле, фронтка алмыйлар. Абыйлары Әсхәдулла һәм Хәлиулла сугышның беренче көннәреннән илне сакларга китә. Рәшидә ханым 12 яшь тулгач, әниләре белән иген урырга йөри башлый.  “Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде.   Әниләргә булышып, басуда башак чүпләдек. Алар бәйләгән учмаларны көлтәләргә җыйдык.  Шуннан чүпләр  утап, калган борчакларны җыеп амбарга тапшыра идек.  Кулдан килгәнчә тырыштык. Сугыш тәмамланганда мин 6нчы сыйныфта идем. Бик  авыр еллар булды. Җиңүгә бөтен кешенең дә өлеше керде. Сугыш беткәнен амбарда ишеттек. Бар халык  шатлана, кемнәрдер елый.  Исәннәр берәм-берәм кайта башладылар. Ике абыем да  сугыштан берсенең аягы, берсенең кулы  яраланып алданрак  кайттылар. Күкрәкләре тулы медальләр иде. Кечкенә абыем ике  “Кызыл Йолдыз”  ордены белән бүләкләнде”, – дип искә ала  Рәшидә  Сәгыйтова. Ул  гомер  буе Тенеки башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирә. 1983 елда Юлбат  мәктәбеннән лаеклы ялга китә. Юлбат авылы егете Мөхәммәтхан Халиков белән тормыш корып, 5 бала тәрбияләп үстерәләр. “Укучыларым килеп гел  хәлемне белеп торалар. Очрашуларга чакыралар. Кадер-хөрмәттә яшим. Олыгайган көнемдә хөрмәтләвегезгә рәхмәт”, – диде 93 яшьлек ветеран укытучы.  Татарстан Республикасы Рәисе бүләген  Юлбат авылыннан  тыл ветераннары – 70 ел иңне-иңгә куеп яшәүче   Рәшидә һәм Мөдәрис Ибәтуллиннар да кабул итеп алдылар. Алар икесе дә гомер буе  “Искра”  колхозында намуслы  хезмәт куеп,  өч бала тәрбияләп үстерәләр. Ибәтуллиннарның яшәү үрнәге бүгенге яшьләргә өлге булып торырлык.  

Түбән Шытсу авыл җирлегендә дә  тыл ветераннары  Салих Габдрахманов, Әмин Галәвиев,  Заһидулла Кәлимуллин, Суфия Хәйруллина,  Наилә Дәүләтгәрәева,  Рәхимә Ша­кирҗановаларның Бөек Җиңүне якынайтудагы тырыш хезмәтләре  еллар аша зур ихтирам-хөрмәт  хисләре  булып кайтты.   

“Илебездә һәм республикабызда игълан ителгән Ватанны саклаучылар елында  Бөек Җиңүнең тарихи мирасы ни дәрәҗәдә кыйммәтле булуын без аеруча тирәнтен тоябыз. Җиңүчеләр буынының тиңдәшсез батырлыгы, ватанпәрвәрлеге, корычтай нык ихтыяр көче тормышыбызда һәммәбез өчен рухи-әхлакый маяк булып тора. Газизләрегезнең яратуы, елмаюлары, кайгыртуы йөзегездә бәхет нурлары балкытсын, илебез һәм аның данлы тарихы өчен горурлык хисләре күңелегезгә җылы өстәсен ” –дип язылган иде Республика Рәисе имзалаган Котлау хатында. Өлкәннәр һәрберсе Бөек Ватан сугышы чорында кичергән михнәтләр, истәлекләре белән яшь аралаш бүлештеләр. Ул чорлардагы ачлык-ялангачлыкны күзалларга  шу­шы  бер  мисал да җитә. 

“Мәктәптә укырга насыйп булмады: тамак ялына танышларымда балалар карадым. Үзем дә бала гына идем әле. Аларның икмәкләре, оннары бар. Тамагымны шуларда туйдыра идем. Өйгә әзрәк он да биреп кайтара иде. Аннан соң “сложный” машинада  сугуда эшләдем. Без кызлар, шуңа көлтәне биреп торабыз, олылар шуңа тыгып сугып торалар. Унар көн басудан кайтармыйлар. Эскерт астында тычканнар белән кунабыз. Аяктан чабаталар өзелеп төшә, оекчан йөреп, аяклар канап бетә иде. Фермада эшләгәндә дустым Оркыя көндез   кара итәгенең сул ягын кия иде. Мин кич шуның уң ягын әйләндереп киеп клубка чыгам”, –дип искә ала  Суфия апа Хәйруллина.

Суфия апа сугыш бетү хәбәрен дә  бүгенгедәй хәтерли.  “Мин авыл уртасында амбарда каравыл торам. Ашлык кайтса, кладовщикны, эшчеләрне алып киләм.  Читтән килгән Хөсәенов дигән кеше  агент булып эшли иде.  Шул Түбән Шытсуга салым җыярга төшеп китте. Озак та үтмәде Хөсәенов:”Урра, сугыш бетте, сугыш бетте, акча җыймадым" дип, урам буйлап кычкырып менеп китте”, – дип искә ала Акъәби.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев