Елыш авылында яшәүче Җиңү бәйрәменә капка каршысын бизәгән
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Елыш авылында яшәүче Раеф Сабиров үзенең шәхси йорт биләмәсенә Җиңү бәйрәме уңаеннан тематик төсмер керткән. Капка баганаларына Россия, Татарстан һәм Саба районы эләмнәре урнаштырылган, капка каршысы матур итеп бизәлгән. Биредән беркем дә битараф кына узып китә алмый, фотога төшәләр, хуҗаларга Җиңү көненә шундый ихтирам күрсәтүләренә рәхмәт әйтәләр. Бу хуҗалык биләмәсе бәтен авылга ямь биреп тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев