Саба таңнары

Сабинский район

18+
Бөек Җиңүгә - 80 ел

Шәмәрдән мәдәният йортында тыл ветераннарын «Фронтовая бригада» дигән концерт программасына чакырып хөрмәтләделәр

Бөек Җиңүгә -80 ел

 Шәмәрдән мәдәният йортында тыл ветераннары  «Фронтовая бригада» дигән концерт программасына чакырып хөрмәтләделәр.  Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре, үзешчәннәр, Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәләре белән берлектә, сугыш чоры җырларын башкардылар, биюләрен күрсәттеләр. Шулай ук хәрби тематикага театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Бу чара күптән көтелгән җиңүне якынайтып, тылда фидакарь хезмәт иткән кешеләргә тирән рәхмәт һәм ихтирам билгесе булды. Мәдәният йорты фойесында хәрби тарихка багышланган күргәзмә оештырылды, ул килүчеләргә героик үткәннәргә чумарга мөмкинлек бирде. Концерт совет халкының батырлыгы турындагы истәлекләрнең якты чагылышына әверелде һәм ветераннарда онытылмас тәэсирләр калдырды. 

Шәмәрдән мәдәният йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев