Тыл ветераны Җиһания апаны котладылар
Бөек Җиңүнең 80 еллыгы якынлаша
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан Килдебәк авыл җирлегендә яшәүче тыл ветеранына бүләкләр тапшырылды. Килдебәк авыл җирлеге башлыгы Нияз Заһидуллин Саба муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илнур Котдусов һәм Килдебәк урта мәктәбенең «Юнармия» хәрәкәте активистлары белән бергә Мәртен авылында гомер итүче Хәйретдинова Җиһания Хәйретдин кызына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановның бүләген һәм котлау открыткасын тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев