Үлемсез полк маршы
Җиңү турында җырлар
Тәслимә Низами шигыре һәм көе
Аяусыз сугышлар барган
Хаклык һәм ирек өчен.
Туган ил өчен биргән ант
Юк иткән дошман көчен.
Кушымта:
Яу кырында җиңеп кайткан
Ил батырларына – дан!
Зур хөрмәт, ялкынлы сәлам—
Ирекле илдә яшәүче
Бәхетле оныклардан!(Уллардан, оныклардан!)
Бар дөньяны иңләп – буйлап
Үлемсез полк килә.
Буыннардан буыннарга
Чын батырлык бирелә.
Кушымта: шул ук.
Ветераннар рәсемнәре –
Ышанычлы кулларда.
Уллары, кызлары белән
Атлыйлар парадларда.
Кушымта: шул ук.
Һәйкәлләрдә мәңгелек ут
Янып торсын, сүнмәсен.
Үткәннәргә якты эзләр
Беркайчан өзелмәсен!
Кушымта: шул ук.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев