1 октябрь 2019 яңалыклары
-
Казан янында «КамАЗ» белән бәрелешкән «ДЭУ» металл өеменә әйләнеп калган
Бүген иртән Васильево бистәсендә булган юл-транспорт һәлакәтендә җиңел машина йөртүчесе зыян күргән.
-
Татарстанда көзге чакырылышта өч меңнән артык кеше армиягә китәчәк
1 октябрьдә Россиядә хәрби хезмәткә көзге чакырылыш кампаниясе башланды.
-
Силос әзерләү бара
Саба районы хуҗалыкларында силос әзерләү бара. Районда кукуруз мәйданы 5114 гектарны тәшкил итә. Бүгенгесе көнгә “Саба” җәмгыятенең Сатыш бригадысында - 350 га, “Туган Як” җәмгыятендә - 260 га, “Юлбат” җәмгыятендә - 205 га, авыл хуҗалыгы “Шытсу” җәмгыятененең 200 гектар мәйданында кукуруз җыеп алынган. Барлыгы 62 000 тонна силос әзерләнгән, уртача уңыш бер гектарга 280 ц тәшкил итә.
-
Данир Сабиров Айдар Галимовның игезәген тапкан
Татар җырчылары һәм актерлары Инстаграм битләрендә үзләрен чит ил һәм Россиянең танылган шәхесләре белән чагыштыра башлады. Махсус кушымтага фотоларын кертәләр дә, йөз чалымнары белән кемгә охшаган икәнен ачыклыйлар.
-
“Күз тию дигән нәрсә бар. Өч бала анасы буларак мин моны яхшы беләм”
Халкыбызның дини ышануларында ырымнар зур урын тоткан. Имләү серен белүче әби-бабайлар кулга – сөял, күзгә арпа чыкканда, күз тигәндә ырымлап дәвалаган. Таҗетдин Ялчыгол, Гали Чокырый кебек шагыйрьләребез берүк вакытта халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Кайбер төбәкләрдә алар әле дә халкыбыз тормышында яшәвен дәвам итә. Гаҗәп тә түгел: сихәт, шифа табу еш кына ихлас ышануга бәйле.
-
Башкортостанда ике көчле янгын булган. Нәтиҗәсе аянычлы
Ике очракта да янгынның нәрсәдән чыкканы әлегә билгесез.
-
Табиб антибиотик эчү кайсы очракта зыянлы булуын аңлатты
Вируслы инфекцияләр вакытында антибиотиклар эчүнең файдасы юк.
-
Бадминтон буенча "Ростов Дон 2019" Бөтенроссия турниры
25-30 сентябрь көннәрендә Ростов шәһәрендә бадминтон буенча "Ростов Дон 2019" Бөтенроссия турниры узды. "САБА-АРЕНА" урта мәктәбе укучылары әлеге ярышларда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Аерым алганда:
-
“Ак Барс”ның 95 яшьлек җанатары беренче тапкыр хоккейга килгән
Кичә “Ак Барс” һәм “Нефтехимик” командалары матчын тамаша кылган иң өлкән җанатар Фатыйма Шиһаповага – 95 яшь. Әлеге мөлаем әбекәй Биектау районының Казаклар авылында яши. Биш баласы, унбер оныгы һәм 21 оныкчыгы бар.
-
Филүс Каһиров гаиләсе искиткеч мөмкинлек турында сөйли
Филүс Каһиров гаиләсе беренче круизларын тәмамланган. Алар Европаның 3 илендә — Италия, Испания һәм Франциядә булып кайтканнар.
-
Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлауларга старт бирелде
2019 нчы елның 1 нче октябреннән Саба муниципаль районы Советы каршындагы Яшьләр парламентына сайлаулар башлана. Яшьләр парламенты - ул район закон чыгару җыеннары каршындагы киңәшмә һәм консультатив орган.
-
КФУ галимнәре: "Щелкунчик" исеменә матур тәрҗемә эзләп булыр иде
Минзәлә театры «Щелкунчик» исеме белән әкият-спектакль чыгарды. Спектакль татарча, исеме русча.
-
Терроризмга каршы көрәш көне уңаеннан чара
Кече Шыңар мәдәният йортында "Кулларны кулга тотыныйк әйдә!" дип аталган мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга бергә тату булганда, кешенең милләтен, гореф - гадәтләрен хөрмәт иткәндә генә терроризмны булдырмау юллары ачылганын аңлаттык. Шуннан соң кулга - кул тотынышып учларның җылылыгын тоеп бер - беребезгә елмаю бүләк иттек. Чара тематик уеннар белән дәвам итте.
-
Казанда баганага бәрелгән җиңел машинаның йөртүчесе хастаханәгә озатылган
Юл-транспорт һәлакәте бүген Габдулла Тукай урамындагы 115нче йорт каршында булды.
-
2020 елда 30 миллионнан артык россияле югары пенсия ала башлаячак
Моннан тыш, 2020 елның 1 апреленнән 2019 елда пенсионерның яшәү минимумы үсеше нигезендә пенсияләрне индексацияләү планлаштырыла.